Бары китәр җире булмаган карт-карчыклар гына үз йортларында яшәп калган. Алар арасында грузиннар, осетиннар һәм урыслар бар. Көньяк Осетиянең башкаласы Цхинвалдан Грузиянең Гори районына машинада ярты сәгатьлек юл. Әмма ул юлда урнашкан грузин авылларында инде яшәүчеләр бик аз. Азатлык хәбәрчесе күзәткәнчә, Горида да буш урамнар, йортларның ватык тәрәзәләреннән пәрдәләр җилферди, диварларда пуля эзләре.
Русия кораллы низагъ тәмамлангач Грузиядән гаскәрләрен чыгарырга вәгъдә итсә дә, чынлыкта ул аны эшләргә ашыкмады. Көньяк Осетия белән Грузия чигендәге Гори районында бәрелешләр тукталгач та, хәрбиләр күзәтүе сәбәпле, анда яшәүче халык азык-төлек кертелмәүгә, талауларга аптырады.
Китәр җире булмаган карт-карчыклар бушлай ипи алу өчен көн саен чиркәү янына җыела икән. Горида яшәүче Тина шәһәрдә башка ризык юк, ди.
“Май да юк, ипи дә юк. Газ һәм ут та юк. Монда хакмимият бинасында житәкчелектән дә беркем юк”, диде грузин милләтеннән булган Тина.
Ә Горида 60 ел яшәүче урыс хатыны ут биргәнгә әле ике генә көн булды, телевизор инде 8 августтан бирле күрсәтми, ди.
“Монда мин генә калдым ахры инде урыслардан. Чөнки барысы да качып бетте, ә минем китәр урыным юк”, ди ул исемен әйтергә теләмичә.
Горида яшәүче осетин, грузин һәм урыс халкы бер-берсе белән низагъка керми. Мисал өчен осетинлы Георгий Грузиянең элекке президенты Гамсахурди заманында Горида үз йортын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Ә җитәкчелек алмашынгач ул кире әйләнеп кайткан. Менә хәзер тагын кара көннәр җитте, ди.
“Безгә ни өчен сугышырга? Мин монда тудым, үз җиремне яратам. Осетиннар монда озак яшәде. Ләкин 1991 елны Гамсахурди вактында аларны күпләп кудылар, шул исәптән мине дә. Аңа кадәр 18 ел буе шунда яшәгән идем. Әмма мин грузиннарга ачу тотмыйм. Минем хатыным – грузин. Инде 30 ел бергә яшибез. Безнең ике оныгыбыз – грузин, берсе – урыс, тагын икесе-осетин”, ди Георгий.
Грузин хатыны Наина да Русия гәскәрләре басып керүгә кармастан, урысларга каршы булмавын әйтә. Ул барлык Горидагы хәлләрдә Русия премьер-министры Владимир Путинны гаепли.
“Барысы да бер кеше аркасында. Cез аның кем икәнен үзегез дә бик яхшы беләсез. Карагыз инде сез бу үтерешләргә. Урыслар һәм без бер диндә бит юкса”, ди ул.
Ә Ачабети дигән грузин авылыннан соңгылардан булып качучы Мария бомба астына эләккән кешеләрне җирләп тә булмады дип борчыла.
“Алар шунда янып бетте, без подвалга качып котылдык. Аннары автобус була дигәч бик шатландык”, ди ул.
Осетин галиме Руслан Заров исә август аендагы вакыйгалар тагын бер кат осетиннар Русиягә карарга тиешлекне күрсәтте дип саный.
Кораллы бәрелешләр тәмамлангач ук Көньяк Осетия качакларының күбесе өйләренә кайтырга теләк белдерде. Ә Грузия авылларындагы халык Русия хәрбиләре әле дә аларның җирләрендә калу сәбәпле кире кайтырга шикләнә.