Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күңелләрдәге таш эредеме?


Омски татар милли-мәдәни мохтәрияте язучы Фәүзия Бәйрәмова белән өлкәнең Усть-Ишем һәм Тевриз районнарында тарихи-мәдәни сәфәрдә булып кайтты.

Бу төркем татар авылларының борыңгы тарихын өйрәнү, фольклор материаллар җыю, халыкка, программасына шушы районнарда язып алынган Себер татарлары җырлары кертелгән концерт күрсәтүдән тыш, авылларның бүгенге тормышы белән танышты, социаль торышын өйрәнде, мәктәпләрдә ни дәрәҗәдә татар теленең укытылуы һәм халыкның дингә булган карашы белән кызыксынды.

Әйтергә кирәк, бу районннарның авылларында яшәүчеләр эш белән тәэмин ителмәгән. Моны инде татар авылларына гына хас булган күренеш дип әйтеп булмый. Советлар берлеге таркалып, колхоз-совхозлар юк ителгәннән соң, рус авылларында да, татар авылларында да иген чәчү, терлек үрчетү кебек эшләр калмады диярлек. Аеруча Омски өлкәсенең төньяк районнарында басу-кырларның күпчелеген хәзер чүп үләннәре баскан. Халык урман кисеп агач эшкәртү, буралар ясап сату, шәхси хуҗалыкларда күпләп хайван тоту, сату өчен бәрәңге үстерү кебек эшләр белән мәшгуль. Ир-атлар Төмән якларына һәм башка өлкәләргә вахталы эшкә йөри башладылар, күчеп китүчеләр дә юк түгел.

Әшеван балалары татар телен музыка дәресендә өйрәнә

Усть-Ишем районының Әшеван авылы мәктәбе директоры Олия Рязанова сүзләренчә, эш эзләп китүчеләр асылда нефтехимиядә эшлиләр, хәзер урман кисәргә китүчеләр дә бар. Әшеванда 450 кеше яши, мәктәбе 11 еллык. Ике ел элек 780 еллыгын билгеләгән бу авылда хәзер мәчет тә юк, мәктәбендә татар теле дә укытылмый. Авыл старостасы, район советы депутаты Илнур Байбиков сүзләренчә, мәчет итеп үзгәртеп төзекләндерергә бина бирелгән булган, әмма авылның мулласы бу эшкә алынмаган.

Татар телен укытуга килгәндә, Олия ханым сүзләренчә, укытырга кеше юк, әмма балалар музыка-җыр дәресләрендә татарча өйрәнәләр. Быел җыр дәресләре

“Әмма безгә татар телен укытырга кирәк, югыйсә мәктәпне ябулары мөмкин, чөнки кайчандыр балалар татар телен 11 ел өйрәнсеннәр дип урта мәктәп эшләгәннәр иде”, ди Олия ханым.

Дөресрәге, сүз бөтенләй ябылу турында бармый. Урта мәктәпнең 9 еллыкка калдырылу ихтималы бар икән. Ә бүгенге көнгәчә Әшевән урта мәктәбен тәмамлаучылар төрле уку йортларына укырга керәләр, кая булса да урнашмый калмыйлар.

Әшевәндә татар телен укыта башлауларына берникадәр өмет булса, 150 хуҗалыгы булган Тибенде авылында мондый өмет бөтенләй юк кебек. Мәктәбе 11 еллык. Туган тел 17 ел укытылмый. “Инде дәреслекләр дә юк, макулатурага биреп бетергәннәрдер”, дип көрсенә мәктәптә эшләүче бер ханым.

Авылда татар телен укыта алырлык кеше дә бар икән, әмма мәктәп директорының теләге шундый булган. Ул региональ компоненттан баш тартып, башка юнәлешне сайлаган.

Авыл үзе төзек, матур, мәктәбе яхшы, чиста, зур клубы бар. Мәчет юк, әмма төзелеш эшләре башланган. Туган авылында мәчет төзүне эшмәкәр Әбделхәбир Уразов үз өстенә алган. Бары тик динилек юк сыман бу авылда. “Кайбер кеше ураза тота, намаз укучылар юк ахры. Мәчет төзелеп бетсә, йөрүче булырмы икән? Мәчет эшли башласа авылда тәртиплерәк булырлар иде дип тә өметләнәбез”, диделәр очрашуга килгән хатын-кызлар.

Мәчет төзелеше Тибендедә озакка сузылган. “Җир мәсьәләсе озак хәл ителми торды, хәзер инде рөхсәт бар, җир барелгән, эшләп бетерү минем өстә, мин аны эшлим дә”, ди Әбделхәбир Уразов

Районның тагы бер авылы – серле күле, күл янындагы Астаналары белән данлыклы Олы Бүрән. Район башлыгы Сергей Сергеев сүзләренчә, иң борынгы мәчет тә бу авылда булган, хәзер ул җимерек хәлдә, мәктәбе ябылган, клубы юк, хәтта сулары да юк. Суны көянтә-чиләкләр белән шактый ерактан – Ишем елгасыннан ташыйлар. Авылда 34 кенә йорт калган, анда яшәүчеләрнең күбесе өлкәннәр. Җимерелгән мәчеткә якын гына бер йортта яшьләре 80-гә җитеп килгән Майсәрвәр апа белән Хәниф абый Алтынбаевлар гомер итәләр.

Майсәрвәр апа да, Хәниф абый да дини гаиләдә туып үскәннәр. Дин тыелып, авылда мәчет ябылгач, Майсәрвәр апаның әтисе китапларны өенә алып кайткан.
Әмма 37 елда кулга алулар башлангач, ул китапларны капчыкка тутырып, кирпеч салып, Ишем суына батырган.

Озак вакытлар Алтынбаевларда шәҗәрәләр дә сакланган. “Әнием аны кадерләп төреп, сандыкта тота иде, аны кулдан-кулга тапшырып килделәр, Габделваһап абыйга бирде соңыннан әнием, ә ул үлгәч аның хатыны шәҗәрәне үзе белән күмгән”, ди Майсәрвәр апа

Майсәрвәр апаның күз яшьләре аша сөйләгән хатирәләрен тыңлаганнан соң Фәүзия Бәйрәмова: “Бер авыл мисалында бөтен татар тарихын күзалларга була. Алар хакимияттән куркып, Коръәнне суга салганнар, нәсел шәҗәрәсен җиргә күмгәннәр. Шулай итеп, дин суга салынган, тарих җиргә күмелгән. Шуннан соң бәрәкәт тә качкан авылдан, нәсел дә өзелгән, мәчет тә җимерелгән. Ике яктан да нинди зыялы нәселләре булган, әгәр алар шул элекке заманча гына, үз тәртипләре белән яшәсәләр, мондый хәлгә калмаган булырлар иде, бер яктан моңа хакимиять тә гаепле...”, диде ул.

Саургач авылы балалар күплеге белән аерыла

Саургач зиратында
Омски өлкәсенең иң төньягындагы Усть-Ишем районының тагы бер татар авылы – Саургач. Бу авылда балаларның күплеге күзгә чалына. Дөрестән дә, авылда 120 йорт, ә халыкның саны 500-гә якын. Билгесез ниндидер бер сәбәптән электр уты булмаганлыктан клуб янында үткән очрашуга да бала-чага урам тутырып килде. Авылның 9 еллык мәктәбендә 86 бала укый һәм шунысы әһәмиятле – анда татар теле укытыла.

Биредә дә халык җиләк, чикләвек җыеп сатып, хайван тотып, бәрәңге үстереп көн күрә, эш эзләп башка өлкәләргә дә китә. Авылның зираты үзенчәлекле – каберләр янында кеше сынына охшатылып юынылган баганалар утыртылган. Ә баганаларга, ирләр каберендә ярымай, хатын-кызларныкына ярымай астына чәч тарагы да, беркетелеп куелган. Бу күренешне авылда беркем дә аңлатып бирә алмады. Бәлки мөселманлык белән мәҗүсилек йолаларының кушылу галәммәтедер дип уйларга гына кала. Башка авылларда әллә онытылган, әллә беркайчан да булмаган “Цым бәйрәме”н үткәрү дә бу авылга гына хас булган күренеш.

Менә шулай – цым, ягъни чирәм бәйрәме. Яз җитеп, чирәм чыга башлагач, халык зиратка бара. Алар каберлекләрне чистарталар, йомыркалар пешереп, буяп, бала-чаганы сыйлыйлар, муллага хәер биреп зиратта яткан якыннары рухына дога кылалар.

Өлкә үзәгеннән 500 чакрымлап ераклыктагы Тевриз районының Утызы авылында Муса Җәлил урамы, авылны бизәп торучы мәчет, җыйнак кына клуб, клуб алдында үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләр, очрашудан соң, өлкән яшьтәге бер абзыйның, күңелемдәге ташны эреттегез дигән сүзләре тарихи-мәдәни сәфәрдә йөрүчеләрнең үзләренең күңелләрен җылытмый калмады. Авылның 9 еллык мәктәбендә татар теле дәресләре алып барылуын ишеткәч, күңелләргә тагы да җылылык өстәлде.


Туйчылар тәрбиягә күпләп бала ала

Тевриз районының Туйчы авылында татарча сөйләшүче сары чәчле, зәңгәр күзле балалар гаҗәпкә калдыра. Бу авылда баласыз гаиләләр дә, үз балалары булганнары да тәрбиягә бала алалар. Кайберәүләр икешәр, өчәр сабыйны үз баласыдай күреп тәрбияли. Күп очракта район үзәгендәге балалар тудыру йортыннан алынган нарасыйлар асылда рус балалары. “Шулай да ара-тирә татар балалары да була”, ди ике ел элек бер айлык Марсельне тәрбиягә алган Римма ханым. Туйчы авылында тәрбиягә алынган балаларның саны хәзер 31-гә җиткән.

Шулай, яши әле татар авылы. Халык эш юклыкка аптырамый, үзенә тормыш итәрлек эш таба, юл юк дими, җаен таба, йөреп тора, мәчетләрен төзи, яңа йортлар да җиткерә. Борын-борыннан авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәнгән.
XS
SM
MD
LG