Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер укытучыларының гомум август киңәшмәсе уздырылмады


Төрле фәннәр буенча аерым утырышлар гына оештырылды. Шулардан берсе – мукшы, чуаш, татар телләре укытучыларыныкы.

Төп доклад белән мәгариф министрлыгының милли телләр кураторы чуаш кызы Федосья Улендеева чыкты. Аның сүзләренә карасаң, бездә барысы да ал да гөл икән. Моңа мисал итеп, барча өлкәләр татар балаларының Казанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча олипиадаларында нәкъ безнең укучыларның иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен ассызыклады.

Моңа өлгәшкән укучылар губернатор бүләгенә дә лаек булганнар: 1-нче урын өчен - 3 мең, 2-нчегә - 2, ә 3 - 4-нче урыннарга мең ярым сумлык премияләр. Чабаксар һәм Саранскига бармаганнар, чөнки анда олимпиадалар гыйнвар аенда оештырылганнар. Федосья ханым шулай ук өлкәнең иң яхшы укытучыларын да санап үтте. “Яхшы” дигәне – 2006 елдан алып грантларга ия булучылар. Беренче елда татарлардан грант яулаучылар булмаган, быел да грант алган 4 укытучы арасында татар юк. Былтыр гына 100 меңлек президент грантына Николаев районы Зур Чиркле мәктәбе укытучысы Нәсыйха Яһудина, 40 меңлек губернатор грантына Чардаклы районы Үрән мәктәбе укытучысы Әлфия Алимова лаек булганнар иде.

Быел исә мукшылардан Михаил Радаев, Таисия Волкова, чуашлардан Светлана Яковлева гына. Татарлардан Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга мәктәбе укытучысы Равия Сафина тырышып караган – тик лаек дип табылмаган. Бәлки мәгънәсе ошамагандыр, ди үзе: “Урыс телендә белем бирүче мәктәпләрдә ана телен укыту үзенчәлекләре”, дигән исем болай ничава яңгырый, югыйсә. Ә эчтәлеге һәм мәгънәсе бик тирән.

Урыс теле дәресендә, чагыштырмача грамматика мәгънәсендә, татар теленең үзенчәлекләрен дә аңлату - үз телебезгә дә якынайту ысулы. Һәм Равия ханымның семинарда шушы темага багышланган доклады да аеруча зур кызыксыну уятты. Әзерләнгән башка чыгышлар да өлгергән мәсьәләләрне яктырттылар. Катнаш халыклы Красный Гуляй авылы мәктәбе укытучысы Гөлфәрия Латыйпованың башка тел мөхитендә ана телен укыту тәҗрибәсе Равия ханым чыгышына аваздаш яңгырады. Нәсыйха Яһүдинаның “Туган телне баетуда интеграцияләнгән дәресләрнең роле” дигән чыгышы да – шул ук юнәлештә.

Үрәннән Әлфия Алимова чыгышы әдәби әсәрләрне БДИ таләпләренә туры китерүгә багышланган иде. Әлфия ханымның бер мисалы аеруча гыйбрәтле яңгырады. Иренә хыянәт иткән ханымның нинди исемле тимерьюл стансасында поезд астына ташланганы турындагы сорау турында үз фикере белән бүлеште ул. 6Лев Толстой, үз героинясын шулай “үтереп”, укучыга станөия исемен баш миенә салып кую өчен түгел – иренә хыянәт итүенең мәгънәсен һәм асылын аңлату өчен язгандыр7, диде Әлфия Алимова.

Соңнан эчкерсез сөйләшүдә укытучылар аһ-зарлары белән дә уртаклаштылар: факультативларга сәгатьләр бирмәү, гаиләдә һәм тәнәфесләрдә урыс телендә аралашуга каршы чаралар, ана телендәге видеотасмаларны кулланып, татар теле мөхитен саклап калу һәм башка теләк-тәкъдимнәр, тәҗрибә уртаклашулар.

Аларны тормышка ашыру инде – икенче мәсьәлә. Чөнки эш ана теле укытучыларында гына түгел шул: директорларның да төрлечәрәкләре бар. Шул исәптән урыслаштыру сәясәтен тормышка ашыруга бирелеп эшләүчеләр дә. Хәер, монысы инде киңәшмә темасына сыеп та бетмидер.
Ирексездән, ”Литературная газета”ның совет чорындагы бер шаярышы искә төшә: “Сначала было СЛОВО. А потом слова, слова, слова”…
XS
SM
MD
LG