Европа Шурасының кеше хокуклары өчен җаваплы оешмасы башлыгы Томас Хаммарберг Көньяк Осетиягә килде. Цхинвалда булганда ул, монда булган хәлләр - кеше хокукларының кысылуы, мондый вакыйгалар башка кабатланмаска тиеш, дип әйткән. Ул Көньяк Осетия җитәкчелеге белән очрашып, сугыш аркасында килгән зыяны каплау юллары турында сөйләшкән. Бер көн элек, Хаммарберг, Русиянең кеше хокуклары өчен җаваплы кешесе Владимир Лукин белән бергә Төньяк Осетиядә булган иде.