Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабат Казан очраштырды


Бүген “Очрашу урыны - Казан” дигән күргәзмә-ярминкә ачылды. Күргәзмә башка еллар белән чагыштырганда фәкыйрьрәк иде.

Бу чара инде 16 ел Татарстанның Русия төбәкләре белән икътисади, сәүдә һәм мәдәни килешүе нигезендә уздырыла. Шул сәбәпле, анда Русиянең 40лап төбәге, аерым алганда Мәскәү, Питербур, Самар, Ростов, Тольятти, Тула, Киров, Обнински, Ульян, Курган һәм башка өлкәләр үз тауарларын тәкъдим итә. Моннан тыш анда 200ләп Татарстан ширкәте катнаша.

Бүген ачылган күргәзмә 3 көн барачак. Әмма башка еллардан аермалы буларак, быел күргәзмәдә нефть-газ белән бәйле тауарлар әлләни күзгә ташланмый.

Быел күбрәк умартачылык белән мавыгып киткәннәр күрәсең, чөнки балларның төрлесеннән-төрлесе мулдан куелган иде. Иртәгә исә аларныы авыз итеп тә карарга мөмкинлек туа. Сәгать унда “Умартачылык дәүләт идәрәсе” оешмасы дегустация уздырачак.

Ярминкә-күргәзмә кысаларында төрле сәнәгатькә караган тауарлар, сувенирлар, кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителәчәк.

Ә “Осталар шәһәре” күргәзмәсендә гамәли сәнгать әйберләре сатылачак һәм Татарстан белән Идел буе төбәкләре анда үз милли тауарлары белән дә мактана алачак. Аерым алганда, һөнәри һәм урта белем бирү уку йортлары укучылары һәм укытучылары, иҗади берләшмәләр, мөмкинлеге чикләнгән тернәкләндерү үзәгендәге кешеләр кулдан эшләнгән әйберләрен күргәзмә-ярминкәгә куячак.

Шулай ук яңа уку елы алдыннан “Мәктәп базары” ярминкәсен уздыру да бер матур традициягә әйләнде.

Әлбәттә бу чара күргәзмә-ярминкәләрне генә күздә тотмый. Монда шулай ук киләчәк хезмәттәшлек урнаштыру өчен төбәкләр арасында килешүләр төзү, элемтәләр булдыру да каралган.
XS
SM
MD
LG