Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләр күп башлылыкка каршы


Без каршы!!!
Без каршы!!!

Татар яшьләренең III Бөтендөнья форумы фикер каршылыклары белән яңа җитәкчелек сайлады, резолюция дә кабул ите.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы идарәсе (бюро) башлыгы итеп Руслан Айсин сайланды. Форум алдыннан да, 28 августта булган җитәкчелек сайлауда да эшчәнлеккә рәистәшләр җитәкчелек итәчәк дип көтелгән иде.

Руслан Айсин
“Миңа калса, рәстәшлек принцибы булырга тиеш иде. Әмма урынбасарларны керттек күбрәк. Һәрберсе аерым юнәлеш буенча җаваплы булачак. Ә инде рәис урынбасарларның һәм бюроның эшен координацияләүне башкарачак. Гомумән әйткәндә ике ел эчендә булган мәсьәләләр, максатлар кала: татар яшьләрен берләштерү, телне саклау, мәдәниятне үстерү, төбәкара мөнәсәбәтләрне ныгыту”. Руслан Айсин Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында эшли. Аналитик бүлек башлыгы. Ул Казандагы II татар гимназиясен тәмамлаган. Казан дәүләт университетында тарих факультетында укыган.
Моңа кадәр форум бюросының җитәкчесе булган Илшат Сәетов идарәгә кермәсә дә, татар яшьләре тормышына кагылган үз проектларын тормышка ашырудан туктамаячак. Форум җитәкчелеген сайлаган вакытта ул, аңа керүдән баш тартырга мәҗбүр булды. “Узган җыелышта та да бу форумда эшләргә дип үз теләгем белән кермәгән идем. Ул вакытта конгресстан чакырганнар иде. Безнең эшчәнлек алай зур була алмады. Ике төп мәсьәлә бар. Беренчесе- гел бу эш белән генә шөгыльләнергә үзебездә әзерлек булмау. Икенче яктан, апарат, финанс һәм матди чыганаклар һәм безнең өчен ярдәм аз булу.

Мисал өчен, мин үзем эшмәкәр. Бизнес белән дә, бу эш белән дә бик әйбәт итеп шөгыльләнеп булмый дигән нәтиҗә ясадым. Чөнки ярдәм итүчеләр бик аз”. Экс-җитәкче Илшат Сәетов фикеренчә, бөтендөнья татар яшьләренең җитәкчесенең әлеге юнәлештән кала, башка эшләр белән башы каткан булмаска тиеш.
Дөньядан җыелган татар яшьләренең күпчелеге узган форум белән булган ике арада бюро эшчәнлеген кәнәгатьләнмәслек дип бәяләде. Һәм алдан әзерләнеп куелган яңа бюро исемлеге белән ризалашмыйча, үзләренекен тәкъдим иттеләр.
Тольяттидан килгән делегат Рамил Камалетдинов залдагы микрофонга атлый башлауга ук яшьләр аны теләктәшлек күрсәтеп кул чабып, сызгырып һәм кычкырып каршы алды.
“Без монда эшләргә дип килгәнгә 3 көн узып бара. Әмма, эш күрмибез. Көннәр буена без бер нәрсә белән дә шөгыльләнмибез. Ә кичләрен яшьләр үзебез кунакханәгә җыелып эшләдек. Мисал өчен, кичә төнлә без җыелып форум эшчәнлеге турында фикерләштек. Шулай итеп, нәтиҗәдә форум бернәрсә белән дә юньләп шөгыльләнми дигән нәтиҗә ясадык. Шуңа курә эшли алырдайлар исемлеген тәкъдим итергә булдык”.
Күпчелек делегатлар тәкъдим иткән яңа исемлек белән, монда Казанда әзерләнгән бюро исемлеген бергә кушып, барсын да бюрога кертергә дигән карарга киленде. Әмма күпчелек Илшат Сәетовның бу яңа җитәкчелектә булуын теләмәү сизелә башлагач, ул аңа керүдән баш тартты.
Төбәк вәкилләре Казанны эшне оештыра белмәүдә гаепләргә тырышты. Алар өчен күңел ачу чаралары түгел, ә милләтне саклап калуда җитди адымнар ясау мөһимрәк. Бу чараның резолюциясен кабул иткән вакытта да бүгенге көндә милләт алдында торган иң актуаль булган проблеманың төшеп калганын билгеләп үттеләр. Резолюциядә Русия мәгарифендә милли-төбәк компонентын саклау турында да сүзләр булырга тиеш диделәр. Шулай ук Явыз Иванның Казанны басып алган көнен рәсмиләштерүне кертүне сорарга дигән тәкъдим дә булды.
Форум бюросының яңа башлыгы Руслан Айсин төбәкләрдәге татар яшьләре белән үзара аңлашып эшләү өчен ешрак җыелу ягында. Утырышларны күчмә итеп, урыннарда үткәрүне дә хуплый ул. Киңәшмәләрнең даимилеге турында резолюциягә дә кергән. Аннан да кала, бу документта кайбер төбәкләрдә булган милли гимназияләр тәҗрибәсен башкаларда да булдыру каралган.

Яшь татар эшкуарларын да бергә тупларга уйлыйлар. Ватанпәрварлык турындагы җырлар һәм альтернатив музыка да игътибар үзәгеннән читтә дип белдерә татар яшьләре. 20 матдәдән торган резолюциядә чит төбәкләрдә яшәүчеләр өчен этник сәяхәт булдыру, “Лачын” татар спорт клублары челтәрен оештыру, форум каршында “Яшь татар лидеры мәктәбен” ачу һәм башка эшләр дә каралган.
XS
SM
MD
LG