Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы чиркәүне ачырга Ватиканнан рәсми вәкилләр килде


Казанга Ватиканнан кардинал Анжело Содано җитәкчелегендә рәсми вәкилчелек килде. Содано Казанда булганда, Рим папасы Бенедикт XVIның мөрәҗәгатен тапшырды.

Рим Папасы Русия католикларын һәм правослауларын якынаерга чакырган. Бу белдерү белән Ватикан вәкиле, бүген Казан изге ана иконасының борынгы күчермәсе сакланган чиркәүдә булганда таныштырган.
Шушы иконаны элекке папа Иоанн Павел II нче Русиягә 2004 елда тапшырган иде.
Ватикан рәсмие сәфәре барышында, Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхаки белән очрашкан. Очрашулар вакытында ул икесенә дә Рим папасы Бенедикт XVIның бу вазыйфаны башкаруына 3 ел тулуга багышланган медальләр тапшырган.

29 августта Ватикан вәкилләре Казанда эшли башлаячак католик чиркәүнең ачылышында катнашырга тиеш.
Казанда, 200ләп католик бар дип санала.
XS
SM
MD
LG