Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама АКШ президенты булу тәкъдимен кабул итте


Барак Обама, Демократлар фиркасенең президент урынына рәсми нәмзәте булу тәкъдимен кабул итеп, Американ хыялын кайтарырга вәгъдә итте

Обама ныклап торып тырышканда, һәркем, үзенең хыялларына ирешә ала дигән американ хыялын торгызырга теләве һәм үзенең көндәше белән бәхәскә керергә эзер булуын белдерде.
Обама, Демократлар фиркасенең корылтаенда, 80 мең кешелек стадионда нәмзәт итеп күрсәтелгәннән сон, җавап сүз белән чыкты. Ул үзенең чыгышы вакытында, көндәше республикан Джон Маккейнга тәнкыйть белдерде һәм сайлау программасы белән таныштырды.
” Бүген, мин Америка кешеләренә, Демократлар һәм Республиканнарга «Җитәр!» дип әйтәм. Бу сайлаулар, 21нче гасырда Американ хыялын исән килеш саклап калдырыр өчен мөмкинлек булачак. Киләсе атнада, Миннесотада, ике мөтдәткә Джорж Буш һәм Дик Чәйнине хакимияткә алып килгән фирканең корылтае була, алар сезне шушы кешеләрне өченче тапкыр хакимияткә калдырырга сорыячак. 4нче ноябердә без “8 ел җитәрлек” дип әйтергә тиеш!” – дип әйткән Обама.
40 минутлык чыгышында ул, Америка кешеләренең көндәлек проблемаларына да туктады. Эшсез, күп эшләргә мәҗбүр булучы, хисапларны түли алмаучы американнарны да телгә алды ул. Обама болар барысы өчен дә, хөкүмәт гаепле түгел, әмма икътисадый кыенлыклар, "хәзерге җитәкчелекнең сәясәте нәтиҗәсе", дип белдерде.
Үзенең чыгышында ул шулай ук, урта сыйныфка ярдәм күрсәтергә һәм илнең иминлеген сакларга вәгъдәләр бирде.
Халыкара темаларга кагылганда, Обама «Ал-Кайда» һәм «Талибан»га каршы көрәшне ахырга җиткерербез дип ышандырды.
Барак Обама – президент урынына дәгъва иткән АКШ тарихында беренче кара тәнле сәясәтче.
XS
SM
MD
LG