Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Болгар җәмәгате” карачкымы?


Башкортстанда кулга алынган “Болгар җәмәгате” исемле җинаятьчел оешма кайдан килеп чыккан, ни өчен аңа нәкъ менә шундый исем бирелгән.

Шушы сораулар соңгы көннәрдә Башкортстан җәмәгатьчелеген дә кызыксындыра. “Болгар җәмәгате” исемле террорчылык оешмасы хакында моңа кадәр башка төбәкләрдә, башка илләрдә дә ишетелгәне булмаган. Ә менә узган атнада бу хакта Башкортстанның Салават шәһәрендә бер җинаятьчене атып үтергәч, аның “Болгар җәмәгате” оешмасы вәкиле булуы турында белдерелде. Шунда ук аның “Әл-Каидә” оешмасы тарафыннан махсус әзерлек үтеп Башкортстанга җибәрелгәнлеге турында да хәбәрләр таратылды. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Түбән Новгородтагы киңәшмәдә дә әйтелде.

Мәгълүм булуынча, атнакич көнне Түбән Новгород шәһәрендә Русиянең террорга каршы көрәш буенча зур киңәшмәсе булып үтте. Террорга каршы Русия дәүләт комитеты рәисе, федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников җитәкчелегендә узган бу киңәшмәдә террорга каршы көрәш мәсьәләләре каралды. Шул исәптән Башкортстанда “Болгар җәмәгате” террорчылык оешмасы вәкилләре төпләнүе турында да мәгълүматларны бирде Бортников әфәнде.

Киңәшмәдә Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов та катнашты. Шулай булуга карамастан, Башкортстан рәсми мәгълүмат чаралары бу киңәшмә хакында җомга көнне кыска гына хәбәр бирү белән чикләнде. Ә менә “Болгар җәмәгате” оешмасына бәйле бер сүз дә әйтелмәде.

Башкортстандагы танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков “Болгар җәмәгате” оешмасы турында моңа кадәр беркайда да бернинди мәгълүмат булмавына гаҗәпләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, бу я яңарак төзелгән бер оешма, я инде Идел һәм Урал буенда террорчылык булдырмас өчен, аны, алдан ук, “карачкы” сыйфатында, махсус уйлап чыгару кирәк булган.

“Һәрхәлдә, бу хакта алдагы көннәрдә тулырак мәгълүматны көтәсе кала”, ди Илдар Габдрафыйков.
XS
SM
MD
LG