Accessibility links

Татарстан флаглы Гөлнара медальсез кала язган


Спортчыларга татарлык горурлыкмы? Татарстан флагы киләчәктә халыкара ярышларда җилфердәрме?

Һәркемгә дә мәгълүм, Пекин Олимпиадасында алтын медаль алган Татарстан спортчысы Гөлнара Самитова- Галкина җиңүдән соң Русия флагы белән бергә Татарстан флагын да тотып стадионда йөгереп узды һәм рәсемгә дә төште. Татарстан флагын да, куш тырнаклар эчендә әйткәндә, “дөньяга чыгарган” өчен Гөлнара алтын медальдән һәм чемпионлыктан колак кага язган.
“Моның өчен минем медальне кире ала яздылар. Чөнки Олимпия уеннарында ике флаг белән булу рөхсәт ителми. Икенче көнне безнең белән булган бөтен түрәләр, җитәкчелек бу проблеманы хәл итте. Анда бик зур конфликт булды”,-ди Гөлнара Самитова-Галкина.
Баш ярылып, күз чыкмаган.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының спорт буенча урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аңлатуынча Халыкара Олимпия комитеты таләпләренә күрә, ике флаг белән чыгарга ярамый икән. “Олимпия уеннарының кагыйдәләренә күрә, спортсменнар үз илләренең флаглары белән генә чыгарга тиеш. Без бит инде Русиягә карыйбыз. Бүтән илләр шундый нәрсәләр эшләмәсен өчен алдан ук сөйләшенгән, билгеләнгән булган. Монда баш ярылып, күз чыкмаган. Бәлки, безнең әзерәк ялгышлык булгандыр. Әмма ул төзәтелде. МОК әгъзалары, комиссия караганнан соң уңай фикергә килеп, шунда ук бетерелде бу проблема”.
Министр шатлыгы
Билгеле булганча, Гөлнара Самитова-Галкинаның җиңү шатлыгы бөтен кешене дулкынландырды. Пекин Олимпиадасына барган министр Марат Бариев та шатлык хисләре белән бергә Гөлнараның Русиянеке генә түгел, ә Татарстан вәкиле дә булуын күрсәтәсе килгәндер, мөгаен. Җиңүгә ирешкән Гөлнарага нәкъ ул республика флагын тоттырган иде бит. Министрның бу гамәле турында аның беренче ярдәмчесе Йосыф Якупов шул көннәрдә журналистлар белән булган очрашу вакытында Казанда хәбәр итте. Якупов белән очрашу III бөтендөнья татар яшьләре форумы уңаеннан булган иде. Һәм ул вакытта Самитова-Галкинаның әлеге форумга килеп татар яшьләре белән очрашу мөмкинлеге булу турында да сүз барган иде.
Гөлнара Русияне күбрәк тойган
Гөлнара Самитова-Галкина татар яшьләре белән, ниһаять очрашты. Олимпия уеннары вакытында Татарстанлылар теләктәшлеген тойдыгызмы дигән сорауга ул болай дип җавап бирде. “Дөресен әйтим. Мин Русияне күбрәк тойдым. Әлбәттә, минем өчен бөтен кеше җанатты, борчылды. Шулай ук туганнарда.”
Чаллыда туып үскән Гөлнара татарча белә. Күрәсең, аңа урыс телендә сөйләшү күпкә җиңел. Яшьләр форумы вакытында, рәсми очрашудан соң, журналистлар белән әңгәмә корган вакытта, шулай да, ана теленең дә бөтенләй ят булмавын раслады ул.
-Татарстан яшьләренә бәлки бер-ике генә сүз татарча әйтә алырсыз. Нишләргә кирәк спортчы булу өчен?
-Умение, усердие, терпение конечно же.
-Әйтеп карагыз, “тырышырга кирәк” дип…
-Миңа да авыр булган иде. 2-3 тапкыр ташларга җыенган идем. Тырыштым.
“КамАЗ-Мастер” узышчылары әле дә хәтерли
Билгеле булганча, Татарстанның тагын бер күренекле спортчылары “КамАЗ-Мастер” узышчылары үз вакытында машиналарының маңгайларына Татарстан дип язып, Татарстан флагларын җилфердәтеп финишка килгән иде. “Әгәр сез игътибар иткән булсагыз, безнең турында бик кызыклы кадрларны “Евроспорт” каналында күп тапкырлар күрсәттеләр. 2004 елда 3 машина белән финишка килгән идек. Безнең 1,2 һәм 4 урын иде. Ул вакытта һолланд йөртүчесеннән безне алга үткәрүне үтендек. Ул Атлантик океан яр буенда тизлеген киметте. Без 3 машина белән гел бергә бардык. Безнең машинаның сул ягында Татарстан флагы җилфердәп бара. Мин тоттым аны. Сул якта Русия флагы иде”,-дип искә ала Фирдәвес Кәбиров. Бүгенге көндә аларның машиналарының маңгайларында Татарстан дигән сүз дә юк. Татарстан байракларын җилфердәтеп юлга да чыкмыйлар.
Сүзсез дә аңлашыла...
Татар яшьләре спортчылар белән очрашкан вакытта Фирдәвес Кәбировка әнә нәкъ шундый сорау юлланган инде. Белгәнегезчә, ул сораудан читкә китеп, хатирәләрне генә искә алырга булды.
“Татарстан Алга!” барырмы?
Гомүмән, Татарстан флагын, билгесен халыкара ярышларда күрсәтү, кайберәүләр уйлавынча катлаулана бара. Бары тик “Русия алга!”, (Россия вперед!) дип кенә кычкырулар да татар яшьләрнең күңеленә бик үк хуш килеп бетми икән. “Вперед Россия! дип кычкыралар. Бу вакытта сезнең “Татарстан Алга!” дип кычкырасыгыз килмиме?Күренекле спортчыларга әлеге сорауны Чаллы вәкиле юллады. Әмма ул җавапсыз калды.
Кайсы ил астында…
Халыкара ярышларда Татарстанны таныту мәсьәләсенә килгәндә, министрлык вәкиле Хәлил Шәйхетдинов спортчыларның республика вәкилләре булуы турында журналистлар күбрәк сөйләргә тиеш ди. Ә инде флаг тирәсендәге хәлләргә аның үз фикере. “Безнең Русия җыелма командасында күп республикалар чыгыш ясый. Алар һәрберсе үзенең республикасының флагы белән чыга башласа, монда да хаклык бар, аннан соң нәрсәгә китә. Ул яктан караганда инди ил астында чыгыш ясый, шул ил флагы белән булырга тиеш дип уйлыйм”.
Әгәр бәйсезлек булса…
Олимпия уеннары ачылганда һәм ябылганда дөньяга алай ук билгеле булмаган кечкенә илләрнең дә үз әләмнәре астында чыгуларын күргәч, милләт җанлылар арасында “Татарстан бәйсезлеге танылган булса, безнекеләр дә үз флаглары белән горур атлар иде”,- дигән фикер әйтүчеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG