Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәзһәров - Ислам фәннәр академиясенең вице-президенты булды


Татарстан фәннәр академиясе башлыгы Әхмәт Мәзһәров Ислам илләре фәннәр академиясе вице-президенты итеп сайланды. Бу Русия һәм Татарстан галименең шушы вазыйфага беренче сайлануы.

Ислам илләре фәннәр академиясе әгъзасе булган Мәзһәров, вице-президентлыкка бер тавыштан сайланган. Бу вазыйфаны ул бер ел буе башкарачак.

“Фән, технология, инновацияләр ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен” дип исемләнгән Ислам илләре фәннәр академиясенең XVI конференциясе Казанда 25-27 август көннәрендә үтте.

Бу фәнни чараның соңгы көнендә конференциянең Казан декларациясе кабул ителде. Анда "сәясәтчеләр дөньяның тотрыклы үсеше һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә игътибар бирергә тиеш, Академия хөкүмәтләргә фән һәм техника мәсьәләләрендә киңәшләр бирә, дөньяда фәннең үсеше өчен сәясәтчеләр һәм тикшеренүчеләрнең хезмәтен берләштерү кирәк" һәм башка шундый мәтдәләр кергән.
XS
SM
MD
LG