Accessibility links

Израиль полициясе Чаллыда булды


Израиль полициясе Чаллыга килеп тәҗрибә уртаклашты.

Полициянең халыкара ассоциясе 2000 елда төзелә. Аңа Русия бүлегенең Татарстан бүләкчәсе милиционерлары да керә. Чаллы милициясе аеруча Израиль полициясе белән дуслашты. Израиль полициясе җитәкчеләре Чаллыга килеп өченче тапкыр тәҗрибә уртаклаша.

Чаллы эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге инспекторы майор Артур Муллин әйтүенчә, Израиль делегациясе җитәкчесе генерал-майор Ниссим Мор Чаллы гарнизонындагы тәртипкә, дисциплинага зур бәя биргән. Милиция майоры Артур Муллин сүзләренә караганда, килгән кунаклар террорга каршы көрәштә зур тәҗрибә туплаган. Кеше күп булган урыннарда террорны булдырмый калу чаралары буенча тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.

12 кешелек Израиль полициясе хәрби КамАЗларны, Чаллы милициясенең булган һәртөрле коралны зур кызыксыну белән караган. Полиция җитәкчеләренең Чаллы милиционерларының хезмәт хакы да кызыксындырган. Аларга милициядәге уртача хезмәт хакының Израиль акчасы белән 800 шекел алуларын әйткәч, шактый гаҗәпләнгәннәр. Чөнки, Израильнең пенсиягә чыккан полицейскилары да 1200 шекелдән ким акча алмый икән.
XS
SM
MD
LG