Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икелегә укучылар да институтларда белем алырмы?


Студентлар җыя алмаган Чаллы югары уку йортларының кайберләре мәктәптә 2-легә укыганнарны да алган.

Чаллыда 23 югары уку йорты бар. Әлеге югары уку йортларына да яшәргә кирәк, яшәү өчен студент кирәк. Студентлар җыя алмаган Чаллы югары уку йортларының кайберләре мәктәптә 2-легә укыганнарны да алган. Бу хакта укытучыларның август киңәшмәсендә Чаллы башкарма комитет рәисе урынбасары Рамил Хәлимов җиткерде.

Ул мәгариф идарәсе әйткән сүзләре: “Шәһәрнең кайбер югары уку йортлары табыш артыннан куып, бердәм дәүләт имтиханында “Ноль” балл җыйган 6 укучыгы үзләренә кабул иткән. Гомумән, Чаллыдагы югары уку йортына керүчеләрнең күбесе көчкә-көчкә “өчле”гә укучылар. Уйлап карагыз, Чалла уку йортына керү өчен математикадан 33, физика- химиядән 47 балл, алу җиткән. Бу 100 баллы система буенча”, диде ул.

Шушы чыгыштан соң башкарма комитет рәисе Васыйл Шайхразиев “ноль” балл җыйган студентларны кабул иткән уку йортлары исемлеген Татарстан мәгариф министрлыгына җибәрергә ышандырды.

Белемсез кешене институтка кабул итү кай ягы белән куркыныч? Бу хакта “Азатлык”ка 52 мәктәп директоры Феликс Зәйнуллин болай дип җавап бирде.

“Мәгариф министрлыгы белән югары уку йортлары ректорлары арасында билгеле бер дәрәҗәдән түбән балл җыйган укучыларны кабул итмәү турында килешү бар. Килешү бозылган. Мондый очрак мәктәп эшенә аяк чала, укучының укуга мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин”.

Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов сүзләренә карагнда, быел мәктәпләрнең матди базасын ныгыту өчен 100 млн. сум акча бирелгән. “Шуның белән укытучыларның хезмәт шартларын, җиһазларны яхшырттык. Ләкин тискәре нәтиҗә алабыз. Укучыларның белем дәрәҗәсе һаман түбән”, ди ул.

Шуннан соң Хәлимов әфәнде укытучыларның үзләрен укыту зарурлыгына, ягьни аларның белемен күтәрүгә игьтибар кирәклегенә басым ясады. Идарә башлыгы татар һәм урыс мәктәпләре күрсәткечләренә аерым-аерым тукталмады.
XS
SM
MD
LG