Грузия тышкы эшләр министры урынбасары Григол Вашадзе, бүген Грузия, Русиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген таныганы өчен, ил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзәчәк, диде.
Бер көн элек, Грузия парламенты бу хакта мөрәҗәгать кабул иткән иде.
Грузиянең дипломатлары инде шимбә көнне ук Русиядән китәчәк, дип әйткән Вашадзе.
Грузия Русиядә консуллыкны гына калдырырга уйлый. "Русиядә Грузия ватандашлары күп, Грузиядә Русия ватандашлары күпләп яши, һуманитар сорауларны чишәргә туры киләчәк, шуңа күрә консуллык кирәк булачак", дип әйткән Вашадзе. Бу хакта Newsru.com хәбәр итә.
Русия Грузиянең барлык дипломатларын чакыртып алу карарына үкенеч белдерде.