Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөлнара Сәмитова-Галкина Чаллының мактаулы кешесе исемен алды


Гөлнара Сәмитова-Галкинага “Чаллының мактаулы кешесе” исеме бирелде.

Пекинда алтын медаль яулаган Гөлнара Сәмитова-Галкина Чаллыда булырга өлгерде инде. Аны Бигеш һава аланында аны 500ләп кеше каршы алды.

“Без бу мизгелне 30 елдан артык көттек”, диде Татарстан спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Чөнки 1976 елда Бөгелмә егете Николай Колесников Татарстан тарихында беренче буларак Олимпия уеннарында алтын медаль алган була. Менә шуннан соң Татарстан алтын медаль күрмәгән. Гөлнараны каршы алу тантанасына автобуслар белән балалар, студентлар китерелгән иде. Аларның һәрберсенә төрле зурлыктагы “Бердәм Русия” дип язылган әләмнәр, шигарьләр бирелгән. Ләкин барысы урыс телендә иде. Татарстан әләме бөтенләй күренмәде.

Чаллы хәкиме Ильдар Халиков Сәмитова-Галкинага “Чаллының мактаулы кешесе” исеме бирелү һәм аңа Чаллыда эшләнгән чит ил машинасы тапшырылу турында әйтте. Бу чарада катнашкан Гөлнараның әтисе һәм әнисе бик дулкынланудан, журналистлар сорауларына җавап бирә алмады. Гөлнара Сәмитова-Галкинаның элекке тренеры Миңнулла Чинкинның кәефе яхшы иде. Аның шәкерте Олимпия батыры булды бит.
XS
SM
MD
LG