Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экология һәм иминлек


Фәүзия Бәйрәмова.
Фәүзия Бәйрәмова.

2008 елның 25-29 августында Казан шәһәрендә үткән Ислам академиясе конференциясендә ясалган чыгыш.

Бисмилләһи-ррахмани-ррахим.

Аллаһы Тәгалә безгә бу җирне, табигатьне амәнәт итеп биргән, һәм без, кешеләр, бу олы нигъмәтне кыямәт көненә хәтле сакларга тиешбез. Әмма соңгы гасырда кеше гаебе белән табигатькә бик зур зарар килде, ул зыян әле хәзер дә дәвам итә. Ашкынып кораллану, табигать һәм кешегә каршы берсеннән-берсе куркыныч үлем кораллары уйлап табу һәм куллану бөтен җир шарын һәм кешелекнең үзен дә куркыныч астына куярга мөмкин. Дөньяның иминлегенә бүген нәкъ менә атом-төш коралы, аны җитештерү һәм куллану яный. Атом-төш сугышы булмаган очракта да радиация чыганагы булган бу коралның әйләнә-тирә табигатькә һәм кешегә зарары коточкыч зур. Хәзер шуны бер ил һәм бер төбәк мисалында дәлилләп китәргә телим.

Башта СССРның, аннан Россиянең ашкынып атом-төш коралы җитештерүе үз халкының башына булды, ул үз халкын радиация белән агулап, аңа мәңгелек үлем тамгасы салды. СССРда уздырылган 715 атом-төш сынавы, атом объектларындагы туктаусыз аварияләр кешеләрне чирле һәм гарип итеп калдырды, шуңа күрә биредә халыкның уртача гомер озынлыгы 60 яшькә дә җитми. Бүген Россиядә һәр елны 1 миллион кеше үлә, һәр сәгать саен бер кешегә рак диагнозы куела, болар барысы да радиация нәтиҗәсе бит! Чөнки Россиянең бөтен территориясе буенча хисапсыз хәрби заводлар, атом-төш коралы берләшмәләре, химик һәм бактериологик корал складлары, аларны сынау полигоннары, ракета базлары урнашкан, һәм аларның күпчелеге мөселман-төркиләр яшәгән җирләрдә.

Шулар арасында иң куркынычы – Чиләбе өлкәсенә урнашкан “Маяк” атом берләшмәсе, анда инде 60 ел буе атом бомбасы өчен плутоний әзерләнә һәм биредә бөтен Европаның атом калдыклары саклана. Бүгенге көндә “Маяк” берләшмәсендә 1 миллиард кюри атом калдыклары саклана, бу бөтен җир шарын берничә минутта юк итәргә җитә. Шулай ук биредә 25 тонна плутоний-239, 200 тонна уран-235, тагы 30 тонна коммерческий плутоний, ягъни, АЭС һәм су асты атом көймәләре ягулыкларын эшкәртүдән барлыкка килгән плутоний саклана. Бүгенге көндә “Маяк” берләшмәсе территориясендә 331 атом каберлеге, каты атом калдыклары белән тулган 17 күл бар, алар теләсә кайсы вакытта ярларыннан ташып агарга мөмкиннәр. “Маяк” берләшмәсе урнашкан Озерский шәһәре астында атом диңгезе барлыкка килгән, ул елына 80 метр тизлектә Чиләбегә таба хәрәкәт итә, теләсә кайсы урында елга-күлләргә бәреп чыгып, халыкны радиация белән агулый.

“Маяк” атом берләшмәсе үзенең радиоактив калдыкларын Теча елгасына ташлап бара, ә Теча елгасы Исәткә, Исәт – Тубылга, Тубыл – Иртышка, Иртыш елгасы Обька коя, соңгысы исә үзенең агулы суларын Төньяк Боз Океанына китереп коя. Бу - бөтен Урал, Себер һәм хәтта Төньяк Полюс та меңәр елга радиация белән агулана, дигән сүз. “Маяк”ның радиохимия заводларыннан 60 ел буе чыгып торган криптон-85 инерт газы даими рәвештә атмосферада җыелып тора һәм ул кеше организмына эләксә, анда рак авырулары китереп чыгара. Шулай итеп, “Маяк” атом берләшмәсе тирәсендәге территория дөньяда иң пычрак һәм иң куркыныч җирләр булып исәпләнә, моны космостан төшергән фотосурәтләр дә раслый.

Бөтен кешелек дөньясы өчен шундый зур куркыныч тудыруын исәпкә алып, “Маяк” кебек предприятиеләр, һичшиксез, ябылырга тиеш. Әмма “Маяк” ябылу түгел, бөтен көченә эшләвен дәвам итә, анда яңадан-яңа төр атом-төш кораллары җитештерелә, бирегә дөньяның 21 иленнән атом калдыклары кертелә, шулай итеп, бу урын чын мәгънәсендә җәһәннәм казанына әйләнеп килә. Югыйсә, кешелекне кисәтеп, “Маяк”та 1957 елны бик зур атом фаҗигасе булган иде бит инде. Ул вакытта атмосферага 150 миллион кюри атом калдыклары ыргытылды, ярты миллион кеше нурланыш алды, 267000 квадрат километр җир радионуклидлар белән агуланды.

Һәм бу хәлләр Чернобыльгә кадәр 30 ел алдан булды, ә халыкка моның атом авариясе икәнлеге әйтелмәде! Бары тик үзгәртеп кору елларында гына совет империясенең коточкыч серләре өлешчә ачылды һәм халык үзенең радиацияле зонада яшәгәнен белде. Җирле халык шулай ук үзенең исәпсез авыруларының “Маяк” атом берләшмәсе сәбәпле икәнлеген дә аңлый башлады. Бүгенге көндә “Маяк” берләшмәсе урнашкан Озерски шәһәрендә:

- рак белән авыручылар илдәгегә караганда 20 процентка югарырак;
- шәһәрдә яшәүчеләр һәм “Маяк” заводларында эшләүчеләрнең 70 проценты психик яктан тайпылышлы кешеләр;
- наркоманнар саны өлкә белән чагыштырганда 5 тапкыр күбрәк.

Һәм шушы кешеләр кулында атом-төш коралы икәнлеген онытмаска кирәк!

Озерски шәһәрендә генә түгел, “Маяк” атом берләшмәсе тирәсендә урнашкан башка торак пунктларларда яшәүчеләр дә радиациядән зур зыян күрәләр.”Маяк”та булган кайбер зур аварияләрдән соң халыкның бер өлешен башка урынга күчерсәләр дә, күпчелек кеше һаман да радиацияле зонада яшәүләрен дәвам итә. Болар, нигездә, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районына урнашкан зур-зур татар авыллары, аларда мөселманнар яши. Мәсәлән, кайчандыр 4-5 мең кеше яшәгән, мәктәп-мәдрәсәләре, 3 мәчете булган Мөслим авылы бүген үлем чигенә килеп җиткән. Бу авылны бары тик узган ел гына Теча елгасы буеннан бераз читкә күчерә башладылар, бу вакытта авыл халкының күпчелеге 8 зиратка күчеп беткән иде инде. Бүгенге көндә Мөслим авылында:

- һәр дүртенче бала – мутант;
- һәр бишенче бала – йөрәк чирле, сулыш органнры зарарланган;
- һәр алтынчы балада ашказаны-эчәк авыруы;
- мәктәптә укучы балаларның 70 проценты акылга зәгыйфь, аларның баш миләре үсми;
- авылда һәр бала берәр төрле чир-патология белән туа;
- 90 процент балалар анемиядән газап чигә, аларның иммунитет нольгә тигез;
- Мөслим авылында үлүчеләр саны туучыларга караганда ике тапкыр күбрәк;
- радиация сәбәпле тулысынча үлеп беткән гаиләләр бар;
- авылда уртача гомер озынлыгы 40-45 яшь;
- 1997 елдан соң туган балаларның барысында да диярлек атом тамгасы – нурланыш чире бар, алар исән калсалар да нәселсез булачаклар яки гарипләр тудырачаклар.

“Маяк”тан 40 чакырым ераклыкта урнашкан Татар Караболагы авылында да шундый ук фаҗига. Бу мөселман-татар авылы атом берләшмәсендә булган бөтен аварияләрнең аянычлы нәтиҗәсен үзендә тойды. Заманында 5 мең татар яшәгән авылда нибары 500 кеше калган, аларның да 90 процентында рак авыруы. “Маяк”та 1957 елгы атом авариясеннән соң Чиләбе өлкәсе башкарма комитетының 1959 елгы 29 сентябрь карары белән бу авыл башка урынга күчереләсе булган, әмма күчерелмәгән. Мәскәүгә авыл күчерелгән, дигән ялган кәгазь киткән, Татар Караболагы карталардан сызып ташланган. Безнең уебызча, бу татар авылын радиацияле зонада махсус калдырганнар, алар радионуклидларның кеше организмына ничек тәэсир итүен өйрәнү өчен кирәк булган. Бу хакта СССР хәрби ведомстволарының архив материаллары сөйли, аларда Татар Караболагы авылы халкы “хроник нурланыш тәэсирендә канцероген һәм генетик үзгәрешләрне өйрәнү төркеме” дип атала. Ягъни, бу кешеләр Россиянең атом лабораториясендә тәҗрибә куяннары ролен үтәгәннәр һәм бүген дә шул максатка файдаланылалар.

Татар Караболагы авылы өстеннән 1957 елгы атом болыты үтүгә карамастан, авылы халкының күпчелеге үлеп бетүгә һәм калганнары барысы да нурланыш һәм рак белән авыруга карамастан, алар үзләренең “Маяк” атом берләшмәсеннән зарар күрүләрен исбат итә алмыйлар. Россия Федерациясе бу фактны танырга теләми һәм үлем чире белән авыручыларга бернинди дә ярдәм күрсәтми. Бездәге мәгълүматлар буенча, Татар Караболагы авылында һәр гаиләдән 5-6 кеше рактан, инсульттан, инфарктан, шикәр чиреннән, сөякләр черүдән, хроник нурланыштан үлгән. Биредә хәтта сабый балаларда да яман шеш авыруы теркәлгән, авылда гарипләр, аяксыз-кулсызлар, еллар буе үлә алмыйча урын өстендә ятучылар, акылга зәгыйфьләр күп. Болар барысы да ярты гасыр буе радиацияле җирдә яшәүнең нәтиҗәсе, чөнки биредә радионуклид Стронций-90 буенча радиация дәрәҗәсе кайбер урыннарда бер квадрат километрга 100 кюрига хәтле җитә!

“Маяк” берләшмәсе архив фонды документларыннан күренгәнчә, Караболак авылы хатыннарының чәчләрендә радиация пычрагы минутка 3000 бета-распад туры килә икән / ф.1, оп.8, ед.176, лл.19-22/. Күрше Мусакай авылында да шундый ук күренеш – биредә яшәүчеләрнең организмнарында җыелган доза 110 сантиЗиверт тәшкил итә, бу исә Хиросима һәм Нагасаки атом корбаннарыныкыннан да күбрәк! Усть-Багаряк татар авылында да халык рактан кырыла, алар да 1959 елда башка урынга күчерелергә тиеш булганнар, әмма һаман шул радиацияле зонада яшәп яталар. Шулай ук Кунашак районының башка татар-башкорт авылларында да шушындый ук хәл.

“Маяк” атом берләшмәсенең эшчәнлегеннән тирә-яктагы зур промышленность шәһәрләре дә зарар күрә – Чиләбе, Екатеринбург, Курган, Төмән шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә нурланыш авыруы алучылар инде 3 миллионга җитте! “Маяк” эшләп торганда авырулар саны тагы да күп булачак, бөтен Евразия халкының тоташ нурланыш алулары да мөмкин. Радиация милләтләрне һәм чикләрне, байларны һәм ярлыларны белми, ул һәркемнең йортына, организмына үтеп керәчәк. “Маяк” берләшмәсе генераль директорларының һәрберсе диярлек баш мие рагыннан үлеп баруын әйтү дә җитәдер.

Шушылардан чыгап, түбәндәге нәтиҗә чыгарыла:
- Кешелек дөньясы өчен зур куркыныч булып торган “Маяк” атом берләшмәсендә производство туктатылырга тиеш;
- “Маяк”та барлык төр атом-төш коралы җитештерүләр, уран һәм плутоний белән бәйле эшчәнлек туктатылырга тиеш;
- “Маяк”ка чит илләрдән саклау һәм яңадан эшкәртү өчен атом калдыкларын кертү туктатылырга тиеш;
- “Маяк” моңа кадәр үзендә тупланган атом калдыкларын саклау белән генә шөгыльләнергә тиеш;
- “Маяк”ның эшчәнлеге халыкара комиссия күзәтүе астына алынырга тиеш.
- “Маяк” эшчәнлегеннән зарар күргән торак пунктлары кичекмәстән башка урынга күчерелергә, ә анда яшәүчеләр чернобыльчеләр белән тигезләнергә һәм дәүләт тарафыннан бөтен ярдәмне күрергә тиеш.
- Шушы таләпләр үтәлмәгән очракта Россия Федерациясен кешелеккә китергән зыяны һәм куркыныч тудырганы өчен халыкара махкәмәгә тарту таләп ителәчәк.

Аллаһы Тәгалә һәркемгә тормышны, сәламәтлеген амәнәт итеп бирә һәм адәм баласының саф һавага, чиста суга, сыйфатлы ризыкка, сәламәт тормышка хакы бар. Әмма Россиянең радиацияле атом зоналарында бу хәл мөмкин түгел. Шуңа күрә дәүләт бу кешеләрне башка урынга күчерергә һәм атом-төш эшчәнлеген бөтенләй туктатырга тиеш, исән калу өчен башка юл юк. Ислам галимнәре экологик мәсьәләләргә дә нык игътибар итсеннән иде, чөнки кешелекнең иминлеге бүген шуннан да тора. Аллаһы Тәгаләнең бездән бу хакта сораячагын да онытмаска кирәк, чөнки кешелекнең мондый хәлгә килүенә галимнәр дә гаепле, алар җир йөзендә барган бу җинаятьчел сәясәткә каршы үз сүзләрен әйтергә тиеш иде.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы
XS
SM
MD
LG