Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан да бәйсезлеккә хаклы


Җомга көнне Казанда татар иҗтимагый үзәге Татарстан бәйсезлеген яклап, берничә чара үткәрде.

Ирек мәйданында узган пикетта Косово, Абхазия, Осетия бәйсезлеге үрнәгендә Татарстан бәйсезлеген яулау шигаре күтәрелде. Плакатларда: “Бәйсезлеккә ирешү – татар әхлакының тулы хокукы!”, “Кайда Русия бар – шунда провакация яки сугыш була!” дип язылган иде. Татар иҗтимагый үзәге активисты Галишән Нуриәхмәт болай диде:

“Абхазия һәм Осетия үз бәйсезлекләрен билгеләп үттеләр. Кайчан референдум үткәргән Татарстанның моңа хакы юкмы?”

Шушы ук теманы алар татар иҗтимагый үзәгендә түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр. Галишан әфәнде Татарстан шартларында милли мәнфәгатьне кайгырту, милли мәдәниятне үстерү авыр эш дип сөйләде. Шулай ук татар мәктәпләренең ябылуы, ә рус мәктәпләренең чәчәк атуы да телгә алынды.

“Ничәнче көн III Бөтендөнья татар яшьләре форумы бара, җырлыйлар да бииләр, тик милләткэ бер файдасы юк!” дигән сүзләр дә ишетелде. Милләт өчен көрәшчеләрне каян алырга? Бу сорау җавапсыз калды.
XS
SM
MD
LG