Франция президенты Никола Саркози чакыруы белән Европа Берлеге башлыклары, Грузиягә булачак ярдәм һәм Русиягә кертеләчәк чикләүләр хакында сөйләшер өчен 1 сентябрь көнне бергә җыелачак.
Русия Грузиянең автаном төбәге булган Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануына каршы Көнбатыш илләренең арткан реакциясе рәсми ачыкланачак. Франция президенты Никола Саркози чакыруы белән Европа Берлеге башлыклары, Грузиягә булачак ярдәм һәм Русиягә кертеләчәк чикләүләр хакында сөйләшер өчен 1 сентябрь көнне бергә җыелачак. Европа Берлегенә җитәкчелек иткән ил Франциянең тышкы эшләр министры Бернард Кошнер, әлегә чикләүләр турында мәгълүмат бирүдән баш тарта.
Сөйләшү вакытында чикләүләр дә булыр дигән фаразлар бар, утырышта телгә алыначак темалар турында икътисад күзләү бүлегенең Көнчыгыш Европа төбәге башлыгы Лаза Кекич болай диде:
"Әлләни зур күләмдә чаралар булмас дип уйлыйм. Бу җыен 15-16 сентябрьгә планлаштырылган иде. Әгъза илләре арасында фикер аермалыклары булуына карамастан, килешүләрне һәм хезмәттәшлекләрне яңадан карап чыгу турында килешү булган иде. Ләкин бу бик четерекле мәсьәлә, шунын өчен бу эш әле озакка сузылырга мөмкин. Аннан кала икътисад өлкәсендә нинди чаралар булуын күз алдына китерү авыр, бигрәк тә энергия чыганаклары мәсьәләсендә Русияга ихтияҗ булганда", диде ул.
Ә соңгы килгән хәбәрләргә караганда Франциядән бер дипломат Берлекнең Мәскәүнең Грузия низагына каршы бернинди чикләүләр кертү нияте булмавын белдерде. Исемен әйтелүен теләмәгән рәсми хәбәрчеләргә әлегә "чикләүләр кертү өчен иртә" дип әйтте.
Дүшәмбедә узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы җыеның да Көнбатышның чикләүләр кертү мәсьәләсена карата Русия тышкы эшләр министры чикләүләрнең коры сүз булып кына калуын әйтте.
Шулай ук BBC гә бергән әңгәмасендә Британиянең тышкы эшләр секретары Давид Миллибанд, Русиягә каршы күмәкләшеп сугыш башлау ниятебез юк, дип белдерде.
Шул ук вакытта яңа салкын сугыш башлаудан курыкмибыз, дип Көнбатышка янау ташлаган Мәскәү, кичә ракеталарын 6 мең чакрымлык арага сынап Көнбатышка үз көчен күрсәтергә тырышты.
Русия стратегик ракета көче идарәсе сүзчесе Александр Вовк, Камчаткыда барган хәрби күнегүләр кысаларында Русиянең стратегик хәрби көченең нигезе булган Топол РС-12М исемле ракетаны уңышлы гына сынадык, дип белдерде. 10 мең чакрым ераклыкка бара алган ракеталар 45 тонна авырлыкта.
Путин АКШны котыртуда гаепле
Русия президенты Владимир Путин, АКШны Грузиядәге низагны котырту һәм моны эчке сәясәттә куллануда гаепләде. Путин CNN гә ясаган чыгышында: “Вәзгыятьне катлауландыру өчен һәм Америка президенты намзәтенә булган көндәшлек бәйгесендә бер намзәтне өстенлеккә чыгару өчен Кушма штатларда кемдер бу конфликтны махсус тудырган дигән шик тә туа. Мондый вакыйгалар Американың үз эчке сәясәте үлчәве дә булырга мөмкин”, дип ассызыклады ул.
Ак йорт исә бу белдерүне бүтенләй башка сыймаслык гаепләү дип атады
Икенче яктан Грузиягә каршы хәрби яктан җыйган уңышны Мәскәү дипломатик яктан үзенә яклау табалмый. Кичә зур өмет багълаган Шанхай хезмәттәшлек оешмасыннан көткәнчә яклау таба алмады.
Кавказда һәм Үзәк Азиядә яхшы мөнәсәбәттә торган илләрдә бәйсезлекне тану мәсьәләсендә әле адым ясамады. Әрмәнстанда хөкүмәт коалициясендәге “Дашнак” партиясе вәкиле Әрмән Рүстәмьян, Әрмәнстанынның Грузиядан аерылырга теләгән ике автоном төбәкнең бәйсезлеген тануы бик читен, дип белдерде. Шулай ук Казакъстаннан да охшаш белдерү яңгырады.
Русия президенты киләсе атнада яклау табу өмете белән Үзбәкстанга сәфәр кылачагы хәбәр ителә. Ләкин көнбатышка каршы булуына карамастан, үзбәк президенты Ислам Кәримовның Русиянең бу тәкъдимен хупламаячагы турында фаразлар көчле. Шулай итеп, бәйсезлек тану мәсьәләсендә элекке совет илләрендә Русияне яклаучы ил юк кебек күренә.
Гризия Русия белән дипломатик бәйләнешләрен өзә
Мәскәү - Тифлис арасындагы дипломатик бәйләнешләр өзелә. Грузия парламенты кичә Русия белән дипломатик бәйләнешләрне өзү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Тәкъдим 106 депутатның хуплавы белән кабул ителде. Мәҗлес Грузия дәүләт башлыгы Михаил Саакашвилигә мөрәҗәгат белән чыгып, рус хәрбиләренең Грузияда торуының канунсыз булуын Абхазия белән Көньяк Осетиянең яулап алунуы бәян ителергә тиеш дип белдерде.