Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакировка мәдхия


Августның соңгы көннәрендә «Илһам Шакиров сәйрәне» дип аталган очрашуда җырчы башкаруында урманнарны тутырып «Туган авылым» җыры да, «Кара урман» да яңгырады.

Халкыбызның «Гөлҗамал» көе белән Казанның Аккош күле буенда «Илһам Шакиров сәйрәне» дип аталган чара башланып китте. Җәйнең соңгы көннәрендә була торган бу очрашуның үз тарихы бар. Хәзер инде ул язучылар, галимнәр, артистлар арасында гадәттә кереп бара икән. Шагыйрь Равил Фәйзуллин бу чараны оештыруда тирән мәгънә күрә:

«Бу очрашу турында күп кенә яхшы сүзләр әйтергә була. Соңгы вакытта «Сәйдәш аланы» дигән чара уздырыла. Аннан соң язучылар Яуширмәгә барып, Гаяз Исхакыйны искә ала. Ә инде бу бәйрәм әле безнең арабызда булган, исән-сау Илһам Шакировка багышлана. Ул да безнең классик шәхес. Әле бу бәйрәм ел саен узып, үзенең көченә керер дип ышанам. Биредә утыручыларның барысы да иҗат кешеләре. Ә инде аларга мондый очрашулар күп төрле иҗат җимешләре бирәчәк дип уйлыйм», диде Равил Фәйзуллин.

Бу чараларны 5 ел элек «Җыен» фонды җитәкчесе Фоат Рәфыйков башлап җибәргән. Башта без аны «Илһам Шакиров шашлыгы» дип атаган идек, ләкин Туфан Миңнуллин безгә үзенчә киңәш бирде, ди Фоат әфәнде.

«Мин Илһам абый белән утыз елдан артык таныш инде. Аның барлык эшләрендә дә ярдәм итәргә тырышам. Бервакыт Илһам абый миңа: «Авылга кунакка кайткач, миннән шашлык пешерергә өйрәт әле дип сорадылар да, менә хәзер мин дә шашлык пешерү остасы булып киттем әле», диде. Шуннан соң инде Миркасыйм абый белән киңәшеп, без дә «Илһам Шакиров шашлыгы» дип аталган бер чара уздырыру турында уйлаштык.

Ә инде Туфан Миңнуллин безгә: «Сарык шашлыгы була, сыер итеннән дә ясыйлар, хәзер тавык шашлыгы да килеп чыкты. Шуңа күрә без ул очрашуларны «Илһам Шакиров сәйрәне» дип атыйк, диде.

Илһам абый шушы билгеләнгән җиргә алдан ук килеп, шашлыкны үзе әзерләп куя. Без инде аны учак янында тотмыйбыз, пешерүен үзебез пешерәбез. Ләкин аның кул көче барыбер керә ашамлыкларга. Менә шулай итеп, җәйнең матур көннәрендә Аккош күле буенда язучылар, артистлар, галимнәр белән очрашу гадәткә кереп китте», диде «Җыен» фонды җитәкчесе Фоат Рәфыйков.

Аккош күле буендагы «Илһам Шакиров сәйрәне» очрашуында язучылар, артистлар да белән бергә, галимнәр дә, эшкуарлар да, читтән килгән кунаклар да бар иде. Бу чарага карата академик Миркасыйм Госманов болай диде:

«Биш ел инде менә шулай очрашабыз. Биредә бит очрашу шашлык ашар өчен генә түгел. Бу очрашуларда иҗат темалары да күтәрелә. Аннан соң, Илһамның җырларын тыңлап кына ләззәтләнеп калмыйбыз, аның кул тәме кергән шашлыктан да авыз итәбез», диде Миркасыйм Госманов.

Бу очрашу вакытында Аккош күле буенда Төркиядән килгән кунак, хәзер инде Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзәсе Надир Дәүләт тә бар иде. «Илһам Шакиров сәйрәне»ндә аның әле яңа гына Казанда дөнья күргән «Милләт мәҗлесе» турындагы китабын да тәкъдим итү булды. Авторның имзасы белән ул китап барлык кунакларга да таратылды.

Язучы Марсель Галиев бу очрашуга беренче мәртәбә генә килсә, «Идел- пресс» нәшрияте җитәкчесе Ислам Әхмәтҗанов өченче мәртәбә киләм инде, ди.

«Без биредә Илһам Шакировка мәдхия җырлыйбыз. Мәдәниятебез, телебез, халкыбызның тормышы турында да фикер алышабыз. Иҗат кешесенә яхшы сүзләрне кешенең үзе исән чагында әйтеп калырга кирәк», диде Ислам Әхмәтҗанов.

Илһам абый ел саен уздырыла торган үзенең исеме белән аталган бу чараны бер дә гадәттән тыш хәл дип карамый. «Соңгы вакытларда кешеләрдә күңел нечкәлеге дигән әйбер бетеп китте. Без мондый очрашуларга бик тансык. Чөнки аралашып, очрашып яшәү сирәкләнде. Ә менә бу очрашу миңа яшәү көче дә, илһам да бирә», диде Илһам Шакиров.
XS
SM
MD
LG