Ак Йорт Европа Берлеге җитәкчеләренең Русиянең Грузиядәге гамәлләрен тәнкыйтьләүче һәм Русиянең Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазияне тануын хөкем итүче саммитына хуплау белдерде.
Ак Йорт сүзчесе Дана Перино Европа Берлегенең кичәге саммиты Европа белән Кушма Штатларның Грузия бөтенлеге, суверенлыгы һәм аны төзекләндерү ягында бердәм ныклы торуын күрсәтә диде.
Кушма Штатлар Русиянең атышларны туктату килешүендәге шартны үтәп Грузиядән үз гаскәрләрен чыгаруын күзәтү өчен Европа Берлеген тизрәк Грузиягә күзәтүчеләр җибәрергә чакыра.