Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Европа берлегенең Көньяк Осетияне танымаска дигән белдерүенә мөнәсәбәтегез?


- Русияне алар хаклы түгел дип саныйлардыр. Чөнки Русия башка илнең эчке сәясәтенә керде дип уйлыйм. Осетия белән Абхазия Сталин вакытыннан ук Грузия җирләрендә яшәгәннән соң, Грузиядән аерылып үзләренең җирлеген булдырырга теләделәр. Хәзер, Грузиянең үзенең җирләрен мондый көчләү юлы белән яңадан кайтарырга теләүләрен, мин хупламыйм. Шулай ук Русия дә бу илгә керергә тиеш түгел иде.
- Русия бердәнбер дөрес юл сайлады. Мин Русия белән горурланам. Европа Русия белән дус яшибез дисәләр дә, аларның тел төбендә башка мөнәсәбәт, барын без беләбез.
- Грузия дөрес эшләмәде, осетинлыларны якларга кирәк иде, дошманнардан - грузиннардан.
- Бу Русиягә карата салкын сугыш сәясәтенең башлануы, дип уйлыйм.
- Төрек халкы буларак, без Русия янында. Аның сәясәтен яклыйбыз. Американың сәясәтенә без каршы.
- Бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк әйбер, ул - тынычлык. Минемчә, Осетинлылар безгә кушылуларына бик шат.

- Көньяк Осетияне танырга кирәк дип уйлыйм. Чөнки ул аерым халык, аерым сәяси ил. Ауропаның аларның бәйсезлеген танымаска дип өндәвен, дөрес түгел дип уйлыйм.
- Минемчә танырга кирәк дип уйлыйм, чөнки дөнья Косовоны таныды бит, бөтен Балтыйк буе илләренең бәйсезлеген таныды. Осетия дөнья тарафыннан танылса, Русия ягыннан түгел, Грузия ягыннан яңадан аларга һөҗүм итүе куркынычы бар.
- Николя Саркози болай дип әйтте: "Русиянең Көньяк Осетияне танырга хокукы бар". Косовога сылтау бик ышанычлы түгел.
- Безгә Абхазияне, Көньяк Осетияне танырга кирәк дип уйлыйм. Америка көчлелеген күрсәтеп, безне мәҗбүр итә танымаска.
- Менә Татарстаннан Чаллы аерылса, Русия яки Татарстан үз җирләреннән җибәрер идеме соң , әлбәттә танымаска кирәк.
- Соңгы вакыйгаларга карасак, осетиннарга грузиннар белән бергә калмаска кирәк, дип уйлыйм. Яңалыкларга караганда күп кенә осетиннар грузиннарны осетин халкына карата геноцид, яки халыкны юк итүне оештырдылар дип сөйлиләр. Минемчә, алар хәзер бергә яши алмаслар дип уйлыйм. Мәгълүмати сугыш та бара, Русия тирәсендә Америка хәрбиләренең бөтен көчләре дә туплана.
XS
SM
MD
LG