Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстан премьер-министры һөҗүмнән исән калды


Рәсмиләр белдерүенчә, Пакыстан премьер-министры Йосыф Раза Гиланины үтерү омтылышы булган.

Премьер-министр башкала Исламабад янында машинада барганда аның машинасына утлы коралдан атканнар.

Гиланига зарар булмаган.

Гилани үтерелгән элекке премьер-министр Бинәзир Бһутто фиркасенең югары әгъзасы.

Оппозициядә булган бу фирка февраль аендагы парламет сайлавында җиңеп чыкканнан соң Гилани коалицион хөкүмәт премьер-министры итеп билгеләнде.

Шимбә көнне Пакыстан парламенты һәм 4 төбәк шурасы илнең яңа президентын сайлый.

XS
SM
MD
LG