Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа илләре Русиягә бәйлеме?


Европа Берлегенең кайбер илләре Русиягә чикләүләр кертергә чакыра, кайберләре каршы. Бу аларның Русиядән сатып алган нефть һәм газ күләменә бәйлеме?





Дүшәмбедә Брюссельдә үткән саммитта Европа Берлегенең кайбер әгъзалары Русиягә чикләүләр кертергә чакырган иде. Бу чикләүләр әлегә кертелмәде, әгъза илләр бер фикергә килә алмады.

Европа илләренең күбесе Русиядән нефть һәм газ сатып ала. Төрлесе төрле күләмдә. Русиягә чикләүләр кертү теләге шушы күләмгә дә бәйле дигән караш бар. Әммә, китерелгән сурәттән күренгәнчә, чыгармалар да бар. Әйтик, Италия белән Франция Русиядән чагыштырмача аз ягулык ала, ягъни, ул кадәре бәйле түгел. Шул ук вакытта, алар чикләүләр кертергә өндәми. Ә менә Литва, бар нефтен һәм газын Русиядән алса да, чикләүләр кертү ягында.
XS
SM
MD
LG