Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чейни Киевка килде


АКШ вице-президенты Дик Чейни Украина җитәкчеләре белән сөйләшү өчен Киевка килде.

Киевка килер алдыннан Тифлистә Чейни Грузия Русия белән узган айдагы каршылыктан соң Вашингтонның дәвамлы яклавына һәм ярдаменә өмет итә ала диде.

"Грузиянең бәйсезлеге һәм суверенлыгы бик мөһим, гөрҗиләр ирек өчен корбан бирде һәм башка илләрдә дә ирекне яклады. Барлык гөрҗиләр ирекле булып яшәргә хаклы. Һәм минемчә, бу аларның язмышы. Гөрҗиләр бик тә кыю йөрәкле халык. Америка аларның ныклы һәм ышанычлы дусты," - диде Чейни.

Моны ул бүген Грузиядә 1 көнлек тукталышы вакытында чыгыш ясаганда әйтте.

Кичә Ак Йорт Грузиягә сугыш нәтиҗәләрен төзәтү өчен 1 миллиард доллар бирүен игълан итте.

Чейни Мәскәүнең Грузиядәге гамәлләре Грузиянең дәүләт чикләрен канунсыз рәвештә үзгәртү тырышлыгы булды диде һәм Русиянең ышанычлы халыкара партнер булуына шик белдерде.
XS
SM
MD
LG