Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никарагуа Көньяк Осетия белән Абхазияне таныды


Никарагуа Грузиянең 2 сепаратист төбәге – Көньяк Осетия белән Абхазияне бәйсез дәүләт итеп таныды.

Шулай итеп Никарагуа әлеге 2 төбәкне рәсми рәвештә мөстәкыйль дәүләт дип таныган Русиягә кушылучы беренче ил булды.

Никарагуа президенты, Салкын сугыш чорында Мәскәү белән тыгыз бәйләнештә булган марксист сугышчыларны җитәкләгән Даниель Ортега Русиянең позициясе белән тулысынча килешүен белдерде.

Венесуела, Куба һәм Беларус та Русиянең позициясен яклауларын белдерде. Әмма алар әлегә бу сепаратист төбәкләрнең бәйсезлеген танудан тыелып килә.
XS
SM
MD
LG