Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми исерекләр кими, урамдагылар арта


Күпләр шәхси дәвалау үзәгенә бара. 4 сентябрь ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән аеклар көне.

Русиядә әлегә һәр шәһәрнең үзенең аеклар көне бар. Казан аны 11 сентябрьдә үткәрергә җыена. Ислам диненә якын булганнар исә, изге Рамазан ае бара, тыелып торучылар артты дип белдерә. Республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары Габбас Төхвәтуллин саннарга күз салсаң, аракы эчеп авыручылар кимегән кебек күренә ди. “Бөтен Татарстан буенча бездә рәсми хисапта 37 мең кеше тора. Узган ел 37.118 булган. Менә шулай кимеп бара әкрен генә. Казан буенча 2005 елны 9800 иде, ә 2007 елны 8097 кеше”.

Әмма бу саннарга ышанырга ярамый ди табип. Бу рәсми хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр һәм анда хисапта торучылар саны. Соңгы елларда бик күп шәхси клиникалар ачылып бик күпләр шунда киткән. Анда айный алмаучыларның исәп-хисабы алып барылмый икән.

“Фатир алалар да анда наркобүлмә ачалар. Алар безнең рәсми дәүләт статистикасына керми. Машиналары белән өйләргә йөри алар. Күп кеше хисапка эләкмәс өчен аларга мөрәҗәгать итә. Чөнки, исемлеккә эләксә аларның чикләүләре бар. Машина алса ЮХИДИда медецина кәгазе кирәк. Бездә исемлектә булса, автомобиль йөртә алмый ул.

Коралга шулай ук белешмә кәгазе кирәк. Аны да ала алмый. Куәт идарәләренә шулай ук эшкә керә алмый. Шуңа күрә алар менә шундый рәсми булмаган җиргә бара”, ди Төхвәтуллин. Табип фикеренә күрә, алкоголиклар кими түгел, ә киресенчә арта бар. “Урамга чыксаң һәр 4 - 5нче кеше исерек йөри. Күбәя кебек”.
XS
SM
MD
LG