Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү грузин армиясен коралландыруны туктатуны таләп итә


Мәскәү - Русия грузин армиясен коралландыруны туктатуны таләп итә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

Мәскәүдә узган матбугат очрашуында Лавров низаг урынында Русия тынычлык хәрбиләрен халыкара күзәтүчеләр алмаштыргач, Грузиянең Көньяк Осетия һәм Абхазиягә агрессия кулланмавы Европа берлеге җаваплылыгына күчәчәк.

Русия президентының Европа берлеге “өчлеге” белән килешүенә килгәндә, Лавров низагны хәл итү турында имзаланган документ тулысынча Мәскәү шартларына туры килә дип белдерде. Европа берлеге исә Абхазия һәм Көньяк Осетиядә көч кулланмау гаранты булды.
XS
SM
MD
LG