Йолдыз турында кыскача белешмә. Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы. 1985 нче елның 6 апрелендә Казан шәһәрендә туган. Әтисе - тәнкыйтьче, әнисе - шагыйрә. Башлангыч сыйныфны башкалының 29 рус мәктәбендә, калганын - 2 татар гимназиясендә укыган. Быел КДУ ның татар филологиясе факультетын тәмамлаган. "Ялкын" журналында эшли.
Аның “Ялкын”да ничек эшли башлавын әлеге журналның баш мөхәррире Илмира Закировадан белербез.
“ Йолдыз Миңнуллина безнең “Ялкын”га кинәт кенә йолдыз булып килеп керде дисәмдә ялгыш булмас. Сөмбел Гаффарова эшләп йөргән вакытлар, берзаман Сөмбелнең Төркиягә китәр вакыты җитте, укырга. Мин әйтәм, кемне калдырасың үзең урынына. Ул әйтә, менә апа Йолдыз бар, талантлы кыз, булдыра ала, ди. Йолдыз ул вакытта мәктәптә генә укый иде. ”
Йолдыз турында коллегасы, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова сөйли:
“ Ул булган бөтен сәләтләрен ачып сала торган кеше түгел. Үз эчендәрәк йөри торган кыз безнең. Йолдыз язган шигырьләрен безгә килеп, менә мин моны яздым әле, болай яздым, укып карагыз дип йөгереп килеп уртаклаша торган кеше түгел. Без аны акырынлап кына, Йолдыз без синең шундый шигыреңне укыдык бит әле, карале нинди әйбәт язгансың, бәлки безгә дә укып күрсәтерсең, син яшьләр арасында җырлап та кайтканың, ул җырны да көйләп күрсәтмәссеңме дип талантларын ача барабыз.”
Йолдыз үзенең әдәбиятка тартылыун өйләрендәге китапханәгә һәм күп китап укуга бәйли. Шулай ук, университет диварлары да аңа илһам биргән. Бу дөньяны тоюым, күзаллавым шәһәр мәдәнияте аша килә ди ул.
“ Асфальт баласы асфальт турында яза инде. Сезнең өчен туфрак безнең өчен таш. Туфракта туып үскәннәр туфрак аша, асфальта туганнар асфаль аша тоя инде. Мин асфальт баласы!”
Казанда узучы татар альтернатив кичәләренә дә яратып йөри икән. Күптән түгел “Сары кофта” клубында үткән җанлы музыка кичәсендә үзенең шигырьләрен укыган.
“ Анда татар телендә альтернатив музыка башкаручылар җыена.Бу кичәләрдә еш булам. Чөнки бик хөрмәт итәм бу кешеләрне. Мин бер үзем генә укымадым шигырьне, татарлар арасында“Кәеф biz” дигән бр төркем бар. Алар уен коралларында уйнадылар, мин шигырь укыдым. Бик күңелле булды, миңа бик ошады дип әйтә алам.”- диде яшь шагыйрә.
Йолдыз, коллегалары әйткәнчә, үзе турында бөтенләй дә сөйләргә яратмый. Аның өчен китап чыгару кебек эш-гамәлләр дә мөхим түгел. Шагыйрәнең эше шигырь язу, ди ул. Алай да бик тиздән Йолдыз Миңнуллинаның китабы чыгар дигән өмет бар.
* * *
Җирдә була шундый көннәр -
мең кояшы белән
күтәрелә
офык боҗрасы,
йортлар - читлек,
таш диварын китеп,
сулыш очырасың,
мең кат бәйсез йөри
күләгәләр,
пошмас елгаларга
түгеләләр.
Кошлар - кайсы берәм-берәм,
кайсы - парлап,
биләмәсен урый
кыргыйлашкан ярда.
Үпкә җилкәненә
төтен белән иңә
шәһәр читендәге
йокымсырау өннәр,
яна имәннәрнең
иңнәренә посып,
фонарь белән кояш -
Сак белән Сок.
Бизмән таганына
һәр сүз - өчәр карат:
парабола буйлап
оча:
- Ярал!
- Ярат!
һәр сүз - затлы шәраб -
саркый - кашык-кашык,
дага коя күккә
майның мең кояшы... -
Уянырга ашык!
без төшләнгән мәлдә
шундый көннәр керә
үз көенә генә
тәгәрәгән Җиргә.
* * *
Йөгәнен тапшырам кулыңа.
Л.Янсуар
Ятсынамы яңа кысаларын,
тугарылу тәмен тоямы -
кулларымда йөгәннәре яна
ярларыннан ташкан Дөньяның.
Язмышымның утыз алты тузы
җилпәзәдән - җилгә: җилнең әрсез чагы.
Юрамагыз! Шикле әле, шикле
җомгадан соң шимбә булачагы.
Йөзек көмешендә ант-вәгъдәләр
кан кызуын төтеп йөдәтсә дә,
язмыш түгел әле - алданмагыз -
каһвә генә балчык касәләрдә.
Эзе дә калмаган киләчәкнең -
куш уч хәтер аша бага кояш.
Якуб бүген Яңа Йосыфының
тәшвиш төшләренә нокта куя.
Күпнокталар куя кырык кәккүк
сакау уйкусыннан уянып -
Санамагыз! - кулларымда бүген
йөгәннәре яна Дөньяның.
* * *
Төнгә пәрдәләнгән
кыршау-кала,
көн яктысы пыскып,
шәмгә күчә.
янгын сүндерүче
машиналар -
айга озатылды -
килешенгәнчә.
Төн карасы
кирпеч бураларның
кызыл ышанычын
аклаган -
ишек-тәрәзәләр
ачык тора -
кислородта - кураж!
балаган!
Кышлау җилләр
кисәк бу иректән
комсызланып
акшар куптара.
йорт тәнендә кыза
соңгы доза -
Роза, Лорка,
Гитара...
Корма пәрдәләрдә
зарлы бәргәләнү,
алар - Кармен биюенә
игез.
Колмак толымнары
тәрәзәдән
ташланырга әзер -
фотосинтез!
Төннәр артык кыска!
Тизрәк! Тизрәк!
Зыр әйләндер Җирне,
күндер дә...
Хәзер шәмгә шырпы
сызса кемдер,
кемдер айда
янгын сүндерә.
* * *
Үзгәргәндер, мең кат
үзгәргәндер,
сөттән иңгән аваз,
күктән иңгән исем,
сүзләремнән
хаклык көткән кебек,
без бу көнгә
кайсы чордан - дисең.
Җәйләүдә
күк төтен агышы,
ялгышыпмы, бүген
төн тыныч.
Без бу көнгә
кайсы чордан - дисең -
җанга - җан без,
кылычка - кылыч.
Бу көн өчен
артык тереме без,
һәркайсыбыз - дисең -
җан ярым.
Кемдер чиертте кебек
төн сазының
агу сеңгән көмеш
кылларын.
Бармак очларыннан
өткән тәме
син төнәткән
ут-агуга охшаш,
сизәсеңме,
сазым сызган җайга,
искәрмәстән, җаным
тораташ.
Без бу көнгә
кайсы чордан, - дисең.
таш битараф җанлы
чагына -
үзәгеннән генә үзгәрешсез
кыргый йола җыры
агыла.
Йолдыз Миңнуллина