Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәрдари белән Карзаи хезмәттәшлек итмәкче


Пакстан президенты Зәрдари һәм Әфганстан президенты Карзаи (c)
Пакстан президенты Зәрдари һәм Әфганстан президенты Карзаи (c)

Пакстанның яңа президенты Асиф Али Зәрдари сишәмбедә вазифасына кереште. Ант китерү тантанасында бердән-бер чит ил кунагы - Әфганстан президенты Хәмит Карзаи катнашты.

Шимбә көнне үткән сайлауда җиңеп чыккан оппозициянең элекке җитәкчесе мәрхүмә Беназир Бһуттоның ире Асиф Али Зәрдари сишәмбедә Исламабадта үткән тантанада президентлык антын китерде. Ант сүзен әйтергә аңа Югары мәхкәмә рәисе Әбдел Хәмит Догар ярдәм итте:

"Мин Асиф Али Зәрдари Пакстанга тугры булырга ант итәм. Пакстан президенты вазыйфаларын Ислам республикасы конституциясенә асасән ихлас һәм тырышып башкарырга сүз бирәм."

Тантанада махсус чакырылган кунак Әфганстан президенты Хәмит Карзаи да катнашты. Күзәтүчеләр моны ике күрше ил арасында мөнәсәбәтләр яңарту ишарәсе дип бәяләде.

Көнбатышта Пакстанның яңа президенты террорчылыкка каршы элекке президент генерал Пәрвәз Мөшәррәф кебек үк көрәшмәс дигән шөбһәләр бар.

Карзаи белән бергә үткәргән матбугат очрашуында Зәрдари бу шөбһәләрне таратырга тырышты.

"Пакстан хөкүмәтенең террорга каршы програмы инде бар. Аны гамәлгә куярга кирәк. Кичәге сугыш халыкка кагылмады, бүгенгесе инде кагыла. Президент үзе дә террорчылык корбаны" – диде Зәрдари, үтерелгән хатынын искә алып.

Террорга каршы көрәш мәсьәләсенә Хәмит Карзаи да тукталды. "Террога каршы көрәшкә килгәндә, президент Зәрдариның бу мәсьәләдә теләге дә, үз карашы да бар. Бу миндә өмет уята", - диде Әфганстан президенты.

Пакстанның Кушма Штатлардагы илчесе Хөсәен Хаккани да хакимияткә Зәрдари килгәч ике ил арасында мөнәсәбәтләр яхшырыр дип саный.

"Генерал Мөшәррәф белән Карзаиның ашлары пешмәде. Берәр проблем чыкса, Әфган ягы Пакстанны гаепләде. - диде Хаккани. - Хәзер өч яклы механизм булдырыла – Пакстан, Әфганстан һәм Кушма Штатлар бергәләп эшлиячәк."

Хаккани сүзләренчә, террорга каршы сугышны ике көндә бетереп булмый. Бу озак мөддәтле көрәш хәрби, сәяси, идеология, иктисад өлкәсендә барырга тиеш. Бу көрәштә Пакстан Кушма Штатлар ярдәменә мохтаҗ.
XS
SM
MD
LG