Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыямәт көне


2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йоркта сәүдә үзәге шартлаган вакытта исән-имин калган милләтәшебез Рәшил Ләвәнт, бу хәлләр турында бүгенге көнгә кадәр тыныч кына сөйли алмый.

2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йоркта сәүдә үзәге шартлаган вакытта ул бина эчендә эшләгән, ул фаҗиганың шаһите булган милләттәшебез Рәшил Ләвәнт ул хәлләр турында бүгенге көнгә кадәр тыныч кына сөйли алмый. Без аның белән бу хакта Америкада очрашып сөйләштек. Рәшил әфәнде ул дәһшәтле вакыйгалар хакында да, үзенең гаиләсе турында да сөйләде. Ул үзе генә түгел, хәтта аның әти-әнисе дә ерак Кытайда дөньяга килгән. Әби-бабайлары гына заманында Пенза өлкәсеннән китеп Кытайга килеп урнашкан булганнар. Тик шунысы гәҗәп, Рәшил әфәнде саф татарча сөйләшә. Без сөйләшүләребезне 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йоркның иң биек биналарында булган кайгылы вакыйгалардан башладык. Бу хакта Рәшил әфәнде болай диде:

“Билгеле, бик авыр көн иде ул. Алла коткарды дип уйлыйм. 91 катта эшли идем мин. Шартлауны ишеттек. Ләкин башта нәрсә булганын белмәдек. Без берәр трансформатор шартлагандыр дип уйладык. Тышта, һавада кәгазьләр оча башлады. Беренче шартлау безнең бинада түгел, күрше бинада булды. Без тиз генә бинадан чыгып котылырга карар кылдык. Беренче лифт мине 78 катка кадәр алып төште.

Аннан соң бәлки лифтка утырырга да кирәк булмагандыр, ләкин мин башкалар белән тагын бер лифтка утырдым. Анысы аска кадәр йөри иде. Ләкин бу юлы ул 44 катка кадәр төште дә, ачылды. Анысына да сөендек. Инде кабат лифтка утырмаска дип үз-үземә сүз бирдем. Шуннан соң җәяүләп , баскычтан аска йөгерә башладык. Шул вакытта безнең бинаны да шартлаттылар. Утлар сүнде, тузан күтәрелде.

Ниһаять, исән-имин урамга йөгереп чыктык. Бөтен җир томан кебек тузан эчендә, берни күренми. Урамда машиналар яна. Кыямәт көне дип уйларсың. Ул вакытта нәрсә турында да уйларга белмәссең. Без бит әле һаман да нәрсә булганын белми идек. Берничә урам йөгергәннән соң бер кеше миңа ике бинаны да очкычлар шартлатты дип әйтте. Борылып карасам, әле генә мин булган, мин эшләгән бина да ут эчендә. Күңелемә бик авыр булды шул вакытта.

Мин ничә еллар дәвамында шул бинада эшләгән идем бит. Ул йортлар минем гомеремнең бер өлеше иде. Яхшы вакытларым узды анда. Бик кызганыч булды инде. Аллага шөкер! Исән-имин котылдык. Монысы да зур бәхет булды минем өчен”, дип искә алды ул бу көнне.

Рәшил әфәнденең саф татарча сөйләшүенә гаҗәпләнеп, телне кайдан болай камил белүе турында да сорау бирдем. Ул болай дип җавап бирде.

“Мин Кытайда тудым. Аннары Төркиядә яшәдек. Шуннан соң инде Нью-Йоркка килеп урнаштык. Хатыным Финляндия татары. Ике балабыз бар. Кызыбыз архитектор. Улым бизнеска укый, волейбол, баскетбол белән шөгыльләнә. Үзебезнең мәдәниятебезне тотарга, телебезне онытмаска тырышабыз инде. Балаларны кечкенәдән өйдә инглизчә сөйләштермәдек. Бары татарча гына сөйләшәбез.

Мәктәпкә кергәндә инглиз телен юньләп белми дә иделәр. Өйрәнделәр. Хәзер бик камил сөйлиләр. Үз мәдәниятебезне тотып, телебезне онытмый яшәү – беренче вазифабыз. Бөтен яктан да татарча сөйләшү, дуслар белән очрашып яшәү, милли аш-сулар пешерү, бергә булган җыелышулар болар барысы да бик файдалы һәм мөһим, минемчә. Моны һич тә югалтырга ярамый”, диде Татарстанны бер дә күрмәгән, читтә туып, читтә яшәгән татар кешесе.
XS
SM
MD
LG