Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Биг Банг" серләрен өйрәнү эше уңышлы башланды


Женева -Гамләмнең ничек барлыкка килүен өйрәнү максатында дөньяның иң зур физика проекты
бүген уңышлы гына башланды. Экспериментта кулланылган "Зур һадрон тизәйткече" машинасы Франция - Шветцария чиге тирәсеннән алып таулар астында 27 чакрым озынлыктагы бер тоннелҗгә урнаштырылган иде. Дөньяның иң зур гыйльми проекты, һадрон тизәйткеч машинасы - моннан 13 миллиард ел элек булуы фаразланган бөек шартлаудан соң барлыкка килгән маддәнең серен аңлау өчен, беренче эксперимент булып тора. Белгечләр моның галәмнең серен аңлауда зур адым булачагына ышана.

Дөньяның иң зур физика эксперименты шартларын тудыру өчен 20 ел әзерлек эше алып барылган иде.

Әлеге проектка шартлар тудыру өчен икъсади яктан көчле илләр зур акчалар салды, эксперимент шулай ук 10 миллиард долларга төшәчәк дип исәпләнә. Проект уңышлы тәмамланса аның физика өлкәсендә зур ачылышлар булдырачагы белдерелә.

Галәмдәге кара маддәне өйрәнүдә дә шартлар тудырыр дип фаразланган проектка 80 илдән 5 мең физика галиме һәм инжинер үз өлешен кертә.
XS
SM
MD
LG