Татарстанның дәүләт җыр һәм бию төркеме 11 сентябрдан башлап бер ай дәвам итәчәк гастролләр кысаларында Бельгиядә Милли мәдәниятләрнең халыкара фестивалендә катнашачак. Монан кала Татарстан җыр һәм бию төркеме Франциянең төрле шәһәрләрендә дә чыгышлар ясарга әзерләнә.