Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”нең 36 санына күзәтү


“Безнең гәҗит” атналык басмасының чираттагы саны дөнья күрде.

Басманың беренче битләрендә “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар басылган.

Шулай ук газетада аның мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның “Галимнәр дәүләт реформасын алдан “киенеп” көтә” дигән саллы мәкалә урын алган. Монда Русиядә мәгариф системасын реформалау һәм бу өлкәдә Татарстан тәҗрибәсе турында сүз бара. Бу турыда автор Татар дәүләт гуманитар - педагогика университетында ректоры Рәдиф Җамалетдинов белән әңгәмә корган.

Газетаның “Хатларда тормыш кайный” битендә укучыларның теләк-тәкъдимнәре, уй-фикерләре, киңәш-тәнкыйть сүзләре дә урын алган. Әйтик, Чаллы шәһәрендә яшәүче Мозаһит Гыймадиев, газетада танылган сәясәтчеләр, галимнәр, власть даирәләренең чыгышлары, тарихи язмалар җитми, дип яза.

“Мәскәү күзе кая карый?” мәкаләсендә журналист Лилия Заһидуллина Мәскәүдә АКШ илчелегенә барып, Америкага чыгу рөхсәтен алганда булган маҗаралы хәлләре, Мәскәү тормышы һәм андагы халык турында яза.

“Кырмыска оясындагы нәни бөҗәкләр кебек йөгерешсәләр дә, кешенең кешедә эше юк. Әйтерсең бу бүреләр шәһәре, роботлар көтүе. Күзләре – еракта, билгесезлектә. Халкының салкын күз карашыннан кала йөзе күренә диярсең. Аның да үз кайгысы гына кайгы, күңеле буш, ә күзләре – горизонтта төсле”, дип бәя бирә автор Мәскәү халкына.

Шулай ук газета битләрендә күптән түгел “Шәрык” клубында узган “Безнең гәҗит”нең ифтар мәҗлесеннән фото репортаж тәкъдим ителгән. “Безнең гәҗит” исә үз ифтар мәҗлесен татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, күптән түгел вафат булган Рәшит Ягъфәровны искә алуга багышлады.

Шулай газетаның бу санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, мәхәббәт, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, дин, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.
XS
SM
MD
LG