Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лихачев та дошман эзли. Инде тапкап да


90-нчы елларда Татарстан мөстәкыйльлеген хокукый яктан ныгытуга өлеш керткән Василий Лихачев хәзер, республикаларны бәйсезлеккә американнар котырта, ди.

Василий Лихачев Русиянең Федерация шурасында Ингушетия вәкиле булып утырса да, сәяси эшчәнлеген ул Татарстанда башлаган иде. Казан университетын тәмамлаганнан соң Лихачев гыйлми эшеннән коммунистларның өлкә комитетына күчте һәм 90-нчы еллар башында анда Рафаил Хәкимов, Олег Морозов кебек яңа буын сәясәтчеләре белән бергә эшләде.

Шул исәптән, Татарстанның ул чордагы мөстәкыйллеген ныгыту өчен дә - Миңтимер Шәймиев президент итеп сайлангач, ул үзенең вице-президенты итеп Лихачевны билгеләтте һәм ул шушы вазыйфасында Казан белән Мәскәү арасында барган сәяси сөйләшүләрдә бик актив катнашты.

Хәзер инде федераль дәрәҗәгә күтәрелгән Василий Лихачев Русиядәге милли республикалар мөстәкыйллеген ныгытуны читтән котыртылган "американ проекты" буларак кына күрә. Җомга көнне ул "Российская газета" басмасына, Кушма Штатлардагы кайбер даирәләр Русиядәге республикаларны әвзем төстә "милли азатлыкка" ирешүгә күндерә, дип белдерде.

Шул даирәләргә республикан партиясе тирәсендәге неоконсерваторлар, аерым алганда, президентлыкка нәмзәт Дҗон Маккейнның тышкы сәясәт киңәшчесе Ранди Шойнеман һәм мәгълүм эшкуар Дҗорҗ Сорош керә, дип яза газета. "Сорош исеме булуы аңлашыла - ул акча янчыгы. Андый хәйрия фондлары бик ярап куячак", дип җөпли Лихачев.

Лихачев фикеренчә, бугенге көндә Русиядәге бер генә төбәк тә федерациядән чыгарга теләми. "Проблемалар бар, аларны хәл итәргә кирәк, әмма Русиядә сепаратизм дип бәяләрлек кәефләр юк", дип белдерә Татарстанның элекке вице-президенты.

Лихачев вәкиллек иткән Ингушетиядә иҗтимагый-сәяси хәл көннән-көн катлаулана бара. Халыкның зур өлеше президент Зәзиков хакимиятеннән канәгать түгел, кешеләр тирән тамыр җәйгән ришвәтчелектән зарлана. Шушы канәгатьсезлек инде кораллы көрәш төсен ала башлады - анда тәртип саклау хезмәткәрләренә һөҗүмнәр ясала.

Берничә көн генә элек Назраньдә ingushetia.ru сәхифәсен тоткан Мөхәммәт Евлоев атып үтерелде. Ул президент Зәзиковне кискен тәнкыйтьләүче һәм аның сәяси көндәше иде. Бәйсез җәмәгать оешмалары, Ингушетиядәге тотрыксызлыкның төп сәбәбе - андагы хакимиятьнең халыкны түгел, ә фәкать үзен генә кайгыртуы дип чаң кага.

Морат Зәзиков исә Ингушетиядәге вәзгыятьнең шулай кулдан ычкынып баруын үзенең булдыксызлыгы белән түгел, ә ниндидер американ көчләрнең котыртып торуы белән аңлаткан иде. Хәзер инде аның шушы фикеренә ингуш сенаторы Василий Лихачев та кушыла.
XS
SM
MD
LG