Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Абхазия президенты белән сөйләшүләр уздырды


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген ике көнлек сәфәр белән Абхазиягә килде. Сухум һава аланында аны республика президенты Сергей Багапш, премьер-министр Александр Анкваб, паламент спикеры Нугзар Ашуба һәм Тышкы эшләр җитәкчесе Сергей Шамба каршы алды.

Ябык ишекләр артында Сергей Багапш белән Лавровның сөйләшүе узды. Аннан соң алар журналистлар алдында чыгыш ясады.

Лавров Кавказдагы иминлек турында халыкара сөйләшү Абхазия һәм Көньяк Осетиядән башка уза алмый, диде.Ул шулай ук бары Русиянең бу республикалар бәйсезлеген тануы андагы халыкның иминлеге булдырды дип әйтте.

Багапш исә Абхазия үз җиренә Европа берлеге һәм Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләрен кертмиячәген белдерде. Алар бары Грузиядәе “иминлек җирендә” генә булырга тиеш дип ассызыклады Багапш.

Мәскәүнең Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген таныганнан соң бу Лавровның беренче сәфәре. Ул дипломатик мөнәсәбәтләр үсешенә багышланачак диелде элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгында. Сухумнан соң Лавров Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалга китәчәк.

XS
SM
MD
LG