Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Насыйровны төрек тамашачысы күрә алмаган


Равил Насыйров чыгышлары һәрвакытта да уңышлы килеп чыкмый.
Равил Насыйров чыгышлары һәрвакытта да уңышлы килеп чыкмый.

“Kanal 7” исемле төрек каналында “фокус” күрсәтергә тиеш булган Равил Насыйровны тамашачы күрә алмаган.

Ул катнашачак тапшыру “GÖSTER KENDINI” (Үзеңне күрсәт) дип атала иде. “ Равил әфәнде тапшыру башланганчы биш сәгать студиядә булды. Ул вакытта барысы да әйбәт килеп чыкты. Тик эфирга 10 минут кала аның чыгышында проблемалар булачагы ачыкланды”, дип сөйли аны тапшыруга чакырган Сандро Эристави. “Аңа алдан-ала реклама булса да, ул экраннарда күренә алмады”, ди ул.

Лаеклы ялдагы физика укытучысы Равил Насыйров электростатик кырны кулланып һавада элпә әйберләр очырта. Тик аның чыгышлары һәрвакытта да уңышлы килеп чыкмый. Аңа коры, җилсез һава тору кирәк. Метал элпәсе белән капланган тукыма тасмалардан үрелгән әйберләр шуннан соң гына очып китә ала. Ул Русиянең беренче каналында (ОРТ) «Минута славы» тапшыруында да катнашкан иде. “Тик финалда җил исте, шуңа күрә чыгышым бик уңышлы килеп чыкмады. Мин беренче урынны да ала алмадым”, дип искә ала Равил Насыйров.

“Kanal 7” исемле төрек каналында “GÖSTER KENDINI” тапшыруында режиссер ассистенты булып эшләүче грузин клоуны Сандро Эристави (Александр, Али Лидер) исә Равил Насыйровны икенче атнада чыгыш ясарга чакыруларын әйтә. Әлегә Төркиядә булган лаеклы ялдагы фокусчыны "кодалау" дәвам итә. Бу моментка әле Равил Насыйров ризалыгын бирмәгән. Алай-болай, ризалыгын бирсә, аңа бер атнага Истанбулда тоткарланырга туры киләчәк.

XS
SM
MD
LG