Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернеттагы чыганакларның уртак эше


Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров.
Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров.

“Ифтар-марафон” атлы проект кысаларында Kaefnichek.ru, Matbugat.ru һәм Tatclub.net үз кичәләрен оештырды.

Рамазан ае уңаеннан Казандагы мәчетләр һәм оешмалар ифтарлар оештыра. Казандагы татар сайтлары исә ифтарларны “Шәрык” клубында ясарга булган. Ул “Ифтар-марафон” атлы проект кысаларында уза.

Моны раслап җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә клубта веб-сәхифәләрнең ифтар-очрашуларын Kaefnichek.ru, Matbugat.ru һәм Tatclub.net ясады.

Кәеф ничек?

Җомга көнне “Кәеф ничек” газетасы сайтына багышланган кичәгә кулланучылар “кәеф” төшенчәсенә җавап эзләде. Шул кичәдә булган психолог Мәлик Сабирҗан, бу нисбәттән кешеләрнең ялы кәеф-сафа корудан гына торуын теләмәс иде. “Бәхетле тормыш өчен адәми затларның җаны, күңеле белән бәдәне арасында аңлашу булырга тиеш. Кемдер шау-шулы бәйрәмнәрдән тәм таба, кемдер китап укып та кәефен яхшырта ала ”, ди ул. Мәлик Сабирҗанның шәхсән үзенә татар милләте киләчәге өчен нидер эшләү идеясы ошый. Ул башкаларны да татар өчен файда кылырга чакыра.

Дәвамлы тема

Милләткә хезмәт темасына сөйләшүләрне шимбә көнне Matbugat.ru дуслары оештырган кичәдә дә дәвам иттеләр. Анда бу сайтның хуҗасы Данил Сәфәров белән бергә “Ирек мәйданы” хуҗасы Раиф Усманов, “Безнең гәҗит” хуҗасы Илфат Фәйзрахманов та бар иде. Шулай ук бер көн элек ифтар ясаган “Кәеф ничек” газетасы Баш мөхәррире Эльвира Гарипова да коллегалары янында иде. Аларга матбугат кыры өчен ярышып та эшләргә дә туры килә.

Сайт тоту чыгымлы

Килгән халык исә, шул ярышның - шәхси һәм бәйсез газеталарны чыгаруның серләрен белергә теләде. Аларның бары тик халык хисабына, әбүнә җыеп кына яши алуы искәртелде. Тик һәркем бар газетага да языла алмый. Matbugat.ru-га шул чыганаклардагы каймак хәбәрләрне сөзеп кулланучыга җиткезүе өчен рәхмәт әйттеләр. Әмма барыбер, кәгазьдә чыга торган газеталардан аермалы буларак, интернет-сайт тоту матди яктан файдасыз икән. Очрашуда Данил Сәфәров шулай дип белдерде.

Чәк-чәк бәйрәме көтелә

Ә якшәмбе көнне исә Tatclub.net сайты ифтар ясады. Сәхифә Татар яшьләре форумыныкы булгач, ифтарда да шул теманы күтәрделәр.Әйтик август аенда Казанда узган Татар яшьләренең III Бөтендөнья форумы чаралары һәм киләчәккә план турында форум җитәкчесе Руслан Айсин, бюро әгъзасе Алия Сабирова сөйләде. Алар 4 октябрь көнендә чәк-чәккә багышлап халыкара чаралар ясарга җыенуларын әйтте.

Веб-проектлар катнаша

Ифтар-марафон кысаларында шулай ук Vatantat.ru, Beznen.ru, Yalqin.ru, Tnv.ru, Bulmas.ru, Hijazz.ru, Tatyash.ru, Intertat.ru, Uzebez.org кичәләре дә планлаштырылган. Радиотыңлаучылар һәм интернет-кулланучылар Azatliq.org сәхифәсенә дә багышлап кичә ясарга булган. Анысы 18 сентябрь көненә планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG