Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мул уңыш һәм зур зыян


Соңгы көннәрдә башланган туктаусыз яңгырлар игенчеләргә зур зыян китерә.

Быел 6 милллионнан артык тонна икмәк үстергән Татарстан басуларында суктырылмаган бөртекле ашлык җиргә коела. Бу авыл хуҗалыгының икътисадына да зыян сала. Татарстанның да, башка төбәкләрнең дә басуларында эшләүчеләр катлаулы хәлдә кала.

Быел Русиядә барлыгы 100 миллион тонна икмәк җыела. Уңышның зур өлеше әле һаман да яңгыр астында. Ындырга һәм элеваторга салынган мул уңыш та аграрийларны шатландырмый. Чөнки уңыш зур булгач, бер тонна игенне сатып алу бәясе 3500 сумнан 2500 сумга төшкән. Яңгырдан һәм мул уңыштан икеләтә зыян килә.
XS
SM
MD
LG