Accessibility links

Кайнар хәбәр

Генерал Трошев язмышы


Русия президенты киңәшчесе, генерал-полковник Геннадий Трошевны Казанда яхшы беләләр.

Якшәмбе иртәсендә Пермьдә һәлакәткә очраган очкычта татарлар яки татарстанлылар булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Шулай да исем фамилияләре буенча татарларга охшаш корбаннар да бар. Русия президенты киңәшчесе, элек Көньяк Кавказ хәрби көчләренең җитәкчесе булган генерал-полковник Геннадий Трошевны Казанда яхшы беләләр.

2004 елның декабрендә Мәскәүнең президент отеллендә милли оешмалар һәм дәүләт органнарының хезмәттәшлеге турында түгәрәк өстәл сөйләшүенә казанлылар да барган иде. Геннадий Трошев: “Хәлләр ничек?” - дип татарча эндәшкән иде. Ул үзенең Казан танк училещесында укуын, татар дусларын яхшы хәтерли. Чечня белән сугыш алып барган хәрби көчләрне җитәкләгән өчен аннан үч алырга тырышучылар булганмы? Моны беркем дә әйтә алмый.

Белгечләр Геннадий Трошев хәрбиләр арасында популярлык казанган вакытта аны Себер якларына түбәнрәк эшкә күчерү тарихын хәтерлиләр. Ул чакта генерал-полковник яңа хезмәт урынына барырга баш тартып, саклану министрлыгының ачуын кабарткан иде. Нәтиҗәдә, Геннадий Трошев армиядә хезмәт итүдән чыгарылгач, Путин аны казакълар белән эшләү буенча киңәшче итеп үзенә алды.

Казакъларны оештыру эше четерекле, ул җиңел бармады. Ул Кавказдагы сугыш турында китап чыгарып, популярлык казанырга тырышты. Әмма бу гамәлләр нәтиҗә бирмәде. Соңгы елларда Трошевның исеме җәмәгатьчелеккә ишетелмәде. Аның сәясәт белән шөгыльләнергә омтылуына игътибар иткән экспертлар моны очраклы хәл түгел дип саный. Хәзер инде очкычта һәлак булган генерал барлык серләрне һәм сәяси проектларын үзе белән алып киткән.
XS
SM
MD
LG