Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Көньяк Осетиягә килде


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кавказ буйлап сәфәрен дәвам иттереп, Көньяк Осетиягә рәсми сәфәргә килде. Республика башлыгы Эдуард Кокойты белән ул Цхинвалда Русия илчелеген ачу турында сөйләште. Шулай ук Лавров, Русиянең тынычлык урнаштыру көчләре башлыгы Марат Коләхмәтов һәм Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре төркеме башлыгы Терхи Хакала белән дә очрашырга тиеш иде. Бер көн элек Русия тышкы эшләр министры Абхазиядә булды һәм республика башлыгы белән сөйләшүләр үткәрде.
Лавров, шушы ике республика белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалау якын көннәрдә булыр дип әйтте.
XS
SM
MD
LG