Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сечин Латин Америкасы илләре белән араны якынайта


Русия вице-премьеры Игорь Сечин Венесуэла җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрер өчен Каракаска килде. Русиянең рәсми төркеменә төрле министрлык вәкилләре, эре ширкәт башлыклары кергән.

Аңарчы Сечин Куба җитәчесе Раул Кастро белән сөйләшүләр үткәргән иде. Ике яклы хезмәттәшлекне җанландырып җибәрергә килешенде. Шулай ук, күптән түгел булган давылдан соң, Кубага ярдәм күрсәтү турында сүз барды. Сечинның әйтүенә караганда, Хаванга энергочелтәрләр белгечләре җибәрелгән, ә авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, Кубага он һәм икмәк китерү турында сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG