Accessibility links

АКШ Гыйрактагы гаскәрләре башлыгын алмаштырды


Гыйрактагы АКШ хәрби көчләре башлыгы вазыйфасы генерал Раймон Одиернога күчә. Ул 19 ай бу вазыйфада булган генерал Давид Петраус урынына килә. Бүген Багдадта үткән җитәкчелекне тапшыру тантанасында АКШ саклану министры Роберт Гейтс та булды. Одиерно 150 меңлек гаскәр башында торачак. АКШ саклану министры яңа җитәкче Гыйракта иминлекне арттыру юлларын табырга тиеш булачак, дип әйткән. Петраус башка җирләрдә урнашкан АКШ гаскрәләре башлыгы булачак.
XS
SM
MD
LG