Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алиев Карабах мәсьәләсен хәл итүгә нигез бар ди


Әзербайҗан президенты Илһам Алиев, Армәнстан белән озак дәвам иткән Таулы Карабах тирәсендәге бәхәсне хәл итү өчен "яхшы нигез" бар дип белдергән. 90нче елларда Армәнстан һәм Әзербайҗан арасында шушы Таулы Карабах төбәге өчен кораллы низаг булган иде. Алиев бүген Русия президенты Дмитрий Медведев белән сөйләшүдән соң, шушы низагны чишү төбәктәге хезмәттәшлекне арттырырга ярдәм итәчәк, дип белдерде.

Алиев белән Медведев, шулай ук Кавказдагы хәлне дә тикшерде. Әзербайҗан президенты очрашудан үткән матбугат очрашуында: "Бүген төбәктәге хәл күпмедер борчу тудыра, киеренкелекне бетерүгә Әзербайҗан үзенең өлешен кертергә риза. Без, бәхәсле мәсьәләләр тыныч юл, диалог һәм үзара хөрмәт күрсәтү юлы аша хәл ителергә тиеш, дип саныйбыз", диде.
XS
SM
MD
LG