Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс базарына ярдәмне икеләтә арттырырга эзер


Русия премьер-министры Владимир Путин, Русия икътисады дөньядагы бу хәлләрне тыныч кына үткәреп җибәрә алачак, дип белдерде. Ул финанс министрлыгының һәм Үзәк банкының биржаларга 150 миллиард һәм 325 миллард сум чыгаруы турында, әйтте. Ул, финанс ярдәм икеләтә арттырыла ала, дип хәбәр итте.

Бүген акцияләр белән алыш-биреш барган Русия биржаларында индекслар 12-18 % төште. Аерым алганда банк һәм электр-энергетика өлкәсендә эшләүче ширкәтләрнең кыйммәтле кәгазьләренә бәяләр 20-40% төште.

ММВБ һәм РТС биржаларында, хиссәләр каты төшү сәбәпле, сәүдә туктатылып торды.

Русия финанс министры, Алексей Кудрин, базардагы бу хәл вакытлыча, системалы түгел, дип әйткән иде. Шул ук вакытта кайбер белгечләр, бу дөньядагы кризисның тэәсире генә түгел, монда эчке сәбәпләр дә була ала, дип саный.
XS
SM
MD
LG