Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Русиянең Көньяк Осетия, Абхазия белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруына карашыгыз?


- Минемчә, бу бик яхшы чара .Чөнки бу сәясәт позитив. Анда безнең бик күп дуслар бар. Бик күп анда яшәгән кешеләр Русиянең паспорты белән яшиләр. Безнең гражданларыбызны Русия Грузиядән якларга тырыша.
- Дөрес юл. Алар күптән Грузиядән аерым яшәргә тырышканнар. Хәзер аларны Русия якласа, социаль яктан үсәрләр, тыныч торырлар дип уйлыйм.
- Социаль яктан алар татарстанлыларга караганда начаррак яшиләр, дипломатик мөнәсәбәтләр аларга экономик яктан үсеш бирер.
- Русиядән ярдәм булачак. Без Абхазиягә рәхәтләнеп йөрербез су керергә.
КДУ профессоры Марсель Бакиров:
- Бу бик матур күренеш, мин моны хуплыйм. Русиянең Көньяк Осетия белән Абхазияне мөстәкыйль дәүләт дип тануы, бу уңай күренеш. Үзләренең милли бәйсезлеге өчен көрәшкән халыкларга һичшиксез мөстәкыйльлек бирергә кирәк.
Дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру бик яхшы адым. Димәк, мөстәкыйль дәүләт булгач, аларның башка дәүләтләр белән дә бәйләнеше булырга тиеш, илчелек мөнәсәбәтләре дә булырга тиеш. Бу бик уңай күренеш.
- Татарстан да күптән шушы экономик яктан бәйсезлеккә омтыла. Бәйсез булсак, 80% байлыгыбызны үзәккә биреп бармас идек. Бу акчаларны җирле халыкның культурасын, телен, мәдәниятен, экономикасын үстерергә тоткан булыр идек. Русия безне үзенең гражданнары итеп таный икән, ул һичшиксез безгә киң хокуклар бирергә тиеш иде.

Әгәр без Русияне үз дәүләтебез дип атлыгып торабыз икән, димәк, безнең культурабыз да, телебез дә якланырга тиеш. Шул чакта гына без Русияне үзебезнең чын ватаныбыз дип яратачакбыз, һәм һәрвакыт аны якларга әзер торачакбыз. Шул уңай белән
бездә дә киләчәктә экономик суверенитет алу көн тәртибенә басарга тиеш дип уйлыйм.
- Безнең дус халыклар Көньяк Осетия белән Абхазия өчен мин бик шатмын.
- Русия үзенең көч-күәтен, статусын югалтты. Ул Америка нәрсә әйтәсен тыңлап тора. Бу вакытлыча тынычлану гына.
- Бик яхшы, алар булдыра алганнар.
- Дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру, ул халыкка иреклек бирәчәк дип ышанам.
XS
SM
MD
LG