Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанның Париждагы илчелегендә каршылык чарасы үткән


Бүген Төркмәнстанның Париждагы илчелегенә 20 ләп кеше бәреп кергән. Алар илче яки Европа берлеге-Үзәк Азия форумына килгән Төркмәнстан тышкы эшләр министры белән очрашуны таләп иткән. Бу каршылык чарасын “ Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” халыкара хокук яклау оешмасы оештырган. Аның вәкиле Әльза Видал : “ Төркмәнстанда ирекле матбугат юк. Хокук яклаучылар Төркмәнстанда һәм Үзбәкстанда төрмәләрдә үлә. Без Европа Берлегенең, бу илләрнең хакимиятләренә сәясәтне үзгәртергә тиеш булуын аңлатуын телибез, алар башка юлны сайларга тиеш. Әгәр алар демократиягә омтылсалар, бу аларга файда китерәчәк”, - дип әйткән.
XS
SM
MD
LG