Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливни Израильнең киләсе премьеры булырга мөмкин


Израиль тышкы эшләр министры Ципи Ливни 43,1% тавыш белән хакимияттәге "Кадима" фиркасе җитәкчесе урына сайланды. Аның көндәше элекке саклану министры һәм армия башлыгы Шаул Мофазга бер процент чамасы тавыш җитмәде.Ул 42% тавыш җыйды.
Киләчәктә премьер-министр булыр дип көтелгән Ливни 6 ай эчендә хөкүмәтне формалаштырырга тиеш. Әгәр бу эш барып чыкмаса, илдә яңа сайлаулар игълан ителәчәк. Әгәр Ципи Ливни хөкүмәт җитәкчесе булып сайланса, ул Голда Маердан соң икенче хатын-кыз премьер-министр булачак
XS
SM
MD
LG