Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Хәтер көне 12 үктәбердә ясала


Юныс Камалетдинов.
Юныс Камалетдинов.

Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге киңәйтелгән утырышында Хәтер көнен 12 үктәбер көнендә ясау турында карар чыгарды.

Шулай ук бу җыелышта Хәтер көнен оештыру буенча комиссия да төзелде. Ул кеше җыю, халыкны җәлеп итү, программаны ясау белән шөгельләнәчәк. Комиссия рәисе итеп Юныс Камалетдинов сайланган.

Моңарчы Хәтер көне 15 үктәбердә яки якындагы ял көнендә ясала иде. Милли хәрәкәт вәкилләре туксанынчы еллар башында аны ял яки эш көне булуына карамыйча унбише көнендә ясап килде. Ул алар өчен кадерле вакыйга. Быел да аның 15 үктәбердә узуын теләүчеләр шактый. Ә санакчы Раил Имамов исә 12 үктәбер көнендә Хәтер көнен ясау идеясын яклады. Ул аны 15 елдан артык күтәреп килде. Быел Хәтер көне "аныңча" уза. Шулай ук 12 үктәбер – якшәмбе көненә туры килә.

Ә киләчәктә Хәтер көненең кайсы көндә узачагы, төгәл билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG