Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия фондлар базарларында сәүдә яңадан туктатылды


Биржаларда сәүдә туктатылып тора. Ике көн ябылып торганнан соң һәм бүген ачылганнан соң ММВБ һәм РТС биржаларында кыйммәтле кәгазьләрнең бәяләре кискен артып китте. Индексларның артуы 20% билгене узып китте.

Моңарчы биржалар, бәяләрнең кискен төшүе аркасында ябылган иде. Берничә көн буе дөнья буйлап финанслар базарларда бәяләр төште. Илләрнең Үзәк банклары финанс базарларына ярдәм күрсәтте. Русия президенты Дмитрий Медведев, Русия финанс базарын тотрыкландыру өчен 500 миллиард бүлеп берелү мөмкинлеге турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG