Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон белән Мәскәү "каты сүзләргә" күчте


Кондолиза Райс
Кондолиза Райс

Русия-Грузия низагыннан соң Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр иң түбән дәрәҗәгә төште. Американ һәм Русия рәсмиләре бер-бер артлы каты белдерүләр ясый.

АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс пәнҗешәмбе Вашингтонда ясаган чыгышында Русиянең соңгы гамәлләренә кискен тәнкыйть белдерде. Мәскәүнең элекке совет илләренә карата мөнәсәбәтен "йодрык янау" дип атады. Райс сүзләренчә, Русиянең мондый эчке һәм тышкы сәясәте аның бар дөньядан читләшүенә китерәчәк.

"Иң борчыганы шул, - диде Райс – Русиянең бу гамәлләре соңгы берничә елгы сәясәтнең дәвамы булып тора. Мөстәкыйль күршеләрен кыерсыту, нефть һәм газны сәяси корал итеп куллану, Европада гәдәти корал килешүеннән чыгу, атом коралы белән янау, халыкара иминлеккә куркыныч тудырган илләр-төркемнәргә корал сату, Русия журналистларын һәм диссидентларын эзәрлекләү һәм башкалар."

Райс үзенең чыгышын тавыш күтәрмичә, ләкин каты сүзләр куллланып ясады. Урыны белән төрттереп тә алды. Русиянең Грузиягә басып керүен ул "алдан әзерләнгән гамәл" дип атады. Русия Грузиядә җимергәнне хәзер бар дөнья төзәтә, диде ул.

Райс сүзләренчә, Русиянең гамәлләрен дөньяда бер хуплаучы да юк, Никарагуа белән Хәмәс төркемен санамаганда.

Русия Грузиягә кереп бер нәрсәгә ирешә алмады, диде Райс. Илнең иктисады безнең ярдәм белән торгызылачак, демократиясе калачак, бәйсезлеге булачак диде.

"Русия Грузиягә басып кереп бер стратегик максатка да ирешә алмады һәм ирешә алмаячак та. Безнең стратегик максат хәзер Русия җитәкчеләренә аларның бу сәясәте Русияне халыкара читләшүгә китерәчәген аңлату" - диде АКШ дәүләт секретаре.

Райс Европа илләрен Кушма Штатлар белән бергә Русиянең үзенең энергия ятмаларын корал итеп куллануына каршы торырга чакырды. Элекке совет илләрен үзләренең бәйсезлеген яклауда катырак булырга өндәде.

Райс Русиия җитәкчеләрен үткән совет чорларын сагынуда гаепләде.

Русия җитәкчеләре мондый гаепләвләргә ачулы җәвап кайтарды. Җомга көнне Сочида иктисади форумда ясаган чыгышында Русия премиер-министры Владимир Путин иктисадтан сәясәткә күчеп, килеп туган киеренкелектә без гаепле түгел, диде.

"Конфронтация ул безнең юк түгел. Русия ягыннан базарлар ябу, мөнәсәбәтләр өзү кебек сәясиләштерелгән гамәлләр булмаячак" диде Путин.

Русия президенты Дмитрий Медведев та бүген Мәскәүдә иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашуында Көнбатыш исеменә каты сүзләр әйтте.

Русия Америкага буйсынса, эш шуңа барып җитәчәк, алар безгә тиздән президент та сайлап бирәчәк, диде ул.

Берничә ел элек Мәскәү белән Вашингтон арасында мондый сөйләшүне күз алдына китерү кыен иде.

XS
SM
MD
LG